Байрак
  • Рус Тат
  • Чурак авылы янында юл һәлакәте булды. Каза күрүчеләр бар (+фото)

    Кичә кичке 7ләр тирәсендә Буа-Яльчек трассасында, Чурак авылы янында ДТП булды.

    Анда "ВАЗ-2107" автомобиле белән "Нива" бәрелеште. Соңгысының йөртүчесе исерек булуы мәгълүм. Авария нәтиҗәсендә ике автомобильдә юл кырыена "очкан" һәм юл билгесе ауган. "Җиделенең" йөртүчесе хатын-кыз төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Юл-транспорт һәлакәтендә кем гаепле булуы тикшерелә. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: