Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Чын ат тиресе белән бахбай, тарантас һәм борыгы татар стилендә тормыш

Буадан Насретдиновлар чираттагы композицияләрен Россиядә Гаилә елына багышлаганнар

Шәһәрнең Көнбатыш бистәсенең Дала урамында яшәүче ирле-хатынлы Дания Сәйфетдинова һәм Фаязнур Насретдинов ел саен өй алларындагы территорияне әкияткә әверелдерәләр. Бер елны анда “Шалкан” әкияте персонажлары “яшәгән”, узган ел көянтәле-чиләкле Кыз. Ә быел алар татарның борынгы тормышын күрсәтергә уйлаганнар. Чын ат зурлыгындагы ат карачкысына тире тегеп кигезеп, аңа тарантас такканнар. Анда бәбие белән татар хатынын утыртканнар, ә ире зуррак баласы белән янәшәдә. Әлеге композицияне Насретдиновлар Гаилә елына багышлаганнар. Өлкәннәргә ярдәмгә балалары, оныклары да килә.

Хәзер буалылар әлеге матурлыкны күрергә махсус йөриләр. Алар Дания апа үстергән чәчәкләргә сокланырга  да килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев