Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Дүрт кыз бер чардуган эчендә: “Ике оныгым, улым, киленем, кызым, киявем дә бар, ләкин Викам гына юк...”

Виктория Козлова, Любовь Архипова, Наташа Прусакова, Виктория Агашина... Алексеевск районында яшәгән шушы дүрт яшь кыз 15 февраль көнне коточкыч фаҗига корбаннары була. Дүрт мәетне бер зиратта янәшә, бер чардуган эчендә җирлиләр. 

 

17.00 сәгать тирәсендә Казан-Оренбург юлының 95нче чакрымында “Лада” белән идарә иткән 18 яшьлек Виктория Козлова, тизлеген арттырып, каршы як полосага чыга. “КАМАЗ” белән маңгайга-маңгай бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел машина тимер өеменә әверелә. Вика һәм аның өч дус кызы һәлакәт урынында ук үлә.

Кызлар барысы да Алексеевск аграр көллиятендә бер төркемдә белем алган. Пешекче-кондитер юнәлеше буенча быел инде укуларын тәмамларга тиеш булганнар. Кичә көллият кызлар белән бәхилләшү чарасы уздырды. Без кызларның туганнарын табып, ул көнге вакыйгаларга ачыклык кертергә тырыштык.

Казанга барырга тиеш булганнар, тик барып җитә алмаганнар...

18 яшьлек Люба Архипованың туганнан туган апасы Татьяна Грачеваәйтүенчә, сеңлесе ул көнне каядыр барырга да ниятләмәгән булган. Тик әҗәл шулай үзе тарта, күрәсең.

– Кызлар белән машинада алай еш йөрми иде ул, гадәттә. Шул көнне кирәк бит, ул да дусларына ияргән. Күрәчәктер инде. Ул көнне әнисе эштә иде, әниләре аларны үзе генә үстерде. Люба әнисе кайтканчы 7 яшьлек энесе белән утырырга, беркая барырга тиеш түгел иде. Кызлар аның артыннан кергәч, күндергәннәр инде, күрәсең. Алар бик дус иде, бергәләшеп кичләрен чыккалый иделәр, тик бистә эчендә генә, читкә чыгып йөргәннәрен хәтерләмим.

Алар башта бер кызның егете артыннан Кыр Шонталасы авылына кереп, аннары Казанга барырга исәпләре булган. Тик барып җитә алмаганнар... – ди Таня.

Ул Любаның төп күркәм сыйфатларының берсе балаларны бик яратуы булганын әйтте.

– Мин эшләгәндә, ул гел минем балалар белән утырды. Ике балам бар, туганнан бирле карап үстерде инде ул аларны. Кызчык-әниебез иде ул безнең. Гел балалар мәшәкате белән яшәде, минекеләр генә түгел, үзенең 7 яшьлек бертуган энесе, дус кызының балалары белән гел мәш килә иде. Балалар үзләре дә аны үлеп яраттылар. Теләсә нинди үтенечне җавапсыз калдырмый, беркайчан кире какмый иде, булышырга гына торды, – диде әңгәмәдәш.

Мәскәүгә барырга бик әзерләнә иде...

Люба белән Таня 4 мартта бергә Мәскәүгә очарга тиеш булганнар.

– Мәскәүгә туганнар янына җыенган идек. Мин, балалар һәм Люба бергә барырбыз дип, самолетка билетлар алып куйган идек. Ул, Вика безне аэропортка илтеп куяр, дип тә тәкъдим иткән иде. Мин инде “юк, балалар кечкенә, куркам” дип баш тарткан идем, чөнки аны хәйран каты йөри диләр иде. Люба миңа бер көн алдан шалтыратып, үзем белән нәрсәләр алыйм икән, дип сорашкан иде. Әле ике атна вакыт бар, уйлашырбыз, дидем. Шундый түземсезлек белән көтте инде анда баруны – тырнаклар ясатып, керфекләр үстерергә кирәк, дип йөри иде. Минем отпуск, ә аны көллияттә укуыннан сорап тормакчы идек, - ди Любаның туганы.

Ул көнне машинада Люба дусты Вика Агашина белән артта утырган булган, ә алда руль артындагы Вика кырыенда иң якын иптәш кызы Наталья Прусакова булган. Наташа үз әнисендә түгел, башка бер гаиләдә тәрбияләнгән. Соңрак Люба әнисе һәм энесе белән яшәгән өч бүлмәле фатирда бер бүлмәне арендага алып яшәп торган. Наталья белән Люба икесе дә бер көндә – 2000 елның 1 июнендә туган. Ә үлемнәре, ни кызганыч, минутына кадәр бертөсле.

"Бергә үлгәннәр, бергә җирләнсеннәр дидек"

Татьяна кызларны соңгы юлга озату чарасына барганын әйтте. Аның сүзләренчә, хушлашканда өч мәет көллияттә янәшә торган, ә Вика Козлова табутын өйдән иртәнге якта гына китереп, бөтенесен бергә зиратка илткәннәр.

– Бәлки, аны гаепләмәсеннәр өчен шулай эшләгәннәрдер дип уйладык, - ди ул. – Дүрт кызны да янәшә, бер чардуган эчендә җирләделәр. Туганнары шулай хәл итте. Шимбә безне җыйдылар да, ата-аналары, туганнары белән күмүне ничегрәк оештыру турында сөйләштеләр. Без инде дүрт кыз бергә җан биргәч, бергә җирләнсеннәр дип уйлаштык, - диде Таня.

Любаның иң якын дус кызы Анна Озерова Любаның кечкенә улына исем анасы (крестная) булганын әйтте.

– Кияүгә чыкканнан бирле, 8 еллап беләм инде мин аны. Ул вакытта кечкенә иде әле. Соңгы 2-3 елда бик якыннан аралаштык, дуслаштык. Улымның исем анасы булуына бик сөенә иде. Күңелле, ачык, позитив, олы йөрәкле, чын дус, шаяра белә торган кеше иде ул. Теләсә кайчан ярдәмгә ашыкты. Аңа барысы да яхшы мөгамәләдә иде. Ул көнне каядыр барырга уенда да юк иде. Чакыргач, баш тартырга яхшысынмагандыр инде, кире кага белмәде. Тыныч йокласын инде! – дигән теләктә калды.

Ике оныгым, улым, киленем дә, кызым, киявем дә бар, ләкин Викам гына юк

Үлгән кызларның тагын берсе - Вика Агашинаминем белән сөйләшкән Татьяналарның күрше фатирында яшәгән булып чыкты. Аны туганнан алып, әтисе ягыннан әбисе Людмила ханымтәрбияләгән. Виканы әнисе ташлаган, 12 ел элек әтисе дә үлгәч, әбисе опекунлыкны тулысынча үзенә ала. Онык кына түгел, ә баласы итеп күреп тәрбияләгән дәү әни бүген тирән хәсрәт кичерә.

– Алтын иде ул минем өчен. Яраткан нәни кызчыгым, киң, ачык күңелле, ягымлы, уен-көлке яратучы, йөзеннән елмаю китми торган бала иде ул. Әйбәт кенә укый иде, тәмамларга тиеш иде бит инде. Пешекче-кондитер булыр дигән идек, - ди Людмила ханым.

Югыйсә, ул көнне кайгы киләсен берни дә сиздермәгән.

– Укудан кайтты, соңгы тапкыр битләребездән үбештек, аннары тагын кереп, янә үпте дә, чыгып китте. Һава торышы начар иде шул, буран иде. Ә кәефе күтәренке иде. Җомга көнне дәрестә бөтен укытучыларын үпкән. Пирожноелар пешереп, бөтен төркемнәре белән чәй эчкәннәр. Белмим инде, хәзер нишләргә. Бөтен балаларым, оныкларым кадерле, ләкин монысы ятим булгач аеруча якын иде. Дөрес, наздан мәхрүм булмады, минем кызым да аңа әни кебек иде. Аңа да, миңа да “Әни” дип эндәште. Әниләрдән мәхрүм булмады, беркем кыерсытмады аны. 

Унике ел элек, әтисе үлгәч, мин тулысынча опекунлыкны үземә алдым. Үз әнисенең бүтән гаиләсе, балалары бар. Кичә озатырга килде ул, ләкин инде берни күрә алмады, кызлар төрелгән иде. Кешеләр исән вакытта әйтергә кирәк шул җылы сүзләрне. Аннары әйтүдән мәгънә юк, ул инде ишетмәячәк.

Тагын ике оныгым, улым да, киленем дә, кызым, киявем дә бар, ләкин Викам гына юк. Бик зур фаҗига, – дип сөйләде ачы югалтудан йөрәге телгәләнгән әбисе.

Без редакциябез исеменнән кызларның гаиләләре, туганнары, якыннары, дусларының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Фото: ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, социаль челтәрләр, http://alekseyevsk.ru

 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/d-rt-kyz-ber-chardugan-echend-ike-onygym-ulym-kilenem-kyzym-kiyavem-d-bar-l-kin-vikam-gyna-yuk-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев