Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

“Дружба” агрофирмасының Кырык Садак бүлекчәсендә терлек азыгы әзерлиләр (фоторепортаж)

Биредә яшел уракка ай башы белән чыкканнар.

 

Биредә яшел уракка ай башы белән чыкканнар. Күпьеллык үләннәр печән, сенаж һәм яшел азык өчен урдырыла. Агрофирма директорының терлекчелек буенча урынбасары Рафаэль Сираҗев әйтенчә, агрофирма буенча кышлату өчен барлыгы 3700 тонна печән төргәкләргә, 59 мең тонна сенаж һәм силос  базларга кирәк. Бу максатта 4700 гектарда күпьеллык, 1450 гектарда берьеллык үлән, 458 гектарда судан үләне, 2400 гектарда силос өчен кукуруз чәчелгән.

– Күпьеллык үләннәр быел былтыргыга караганда иртәрәк өлгерде һәм массасы яхшырак. Хәзер иң мөһиме аларның беренче катын берьеллык үләннәр өлгергәнче мөмкин кадәр тиз арада җыеп алырга кирәк, – ди Рафаэль Сираҗев.   Агрофирмага шушы көннәрдә генә алты азык җыю комбайны, “Макдон” өчен бер ургыч алынган, ике печән төргәкләгеч, бер роторллы ургыч кайтарылачак.

Печән әзерләргә агрофирманың барлык бүлекчәләрендә керешкәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X