Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Элвин Грей яраткан кешесе булу-булмавы турында серне чиште (ИНТЕРВЬЮ)

«Элвин Грей концертына барсаң, ел буена җитәрлек дәрт-дәрман, күтәренке кәеф аласың» дигән сүзләрне соңгы арада еш ишетергә туры килгәнгә, аның иҗаты белән якынанрак танышу теләге туды. Уңай форсат та чыгып тора: җырчы шушы көннәрдә Башкортстанның Октябрьский шәһәренә концерт белән килде. ... Концерт көнне музыка колледжы бинасы халык белән шыгрым тулы...

«Элвин Грей концертына барсаң, ел буена җитәрлек дәрт-дәрман, күтәренке кәеф аласың» дигән сүзләрне соңгы арада еш ишетергә туры килгәнгә, аның иҗаты белән якынанрак танышу теләге туды. Уңай форсат та чыгып тора: җырчы шушы көннәрдә Башкортстанның Октябрьский шәһәренә концерт белән килде.

... Концерт көнне музыка колледжы бинасы халык белән шыгрым тулы иде. Гел яшьләр генә булыр дигән уйлар да акрынлап таралды. Элвин Грейның иҗатын нәниләр дә, өлкән яшьтәгеләр дә үз итә икән. Һәм моңа гаҗәпләнәсе дә түгел. Аның репертуарында 3 яшьтән алып 80 яшькә кадәр тыңлаучыларны илһамландырырлык эчтәлекле көйләр күп. Үзенчәлекле тембрга ия артист беренче минутлардан ук үзенә карата, ихлас елмаюы, гади-риясыз, алчак булуы белән күңелне яулый. Тамашачы концертта булуын да онытып, бәйрәмчә кәеф барлыкка килә, аяклар дәртле музыкага ияреп үзлегеннән биюгә төшә... Менә шундый хис-тойгылар кичердем мин бу көнне. Залда утыручыларның да күпчелеге шуңа охшаш кичерешләр алгандыр дип уйлыйм. Ә инде җырчыга бүләк иткән чәчәкләрнең, йомшак уенчыкларның исәбе-саны юк! Халык мәхәббәте шушы гади генә бүләкләрдә дә чагыладыр. Кайбер батыррак нәниләр яраткан артистлары белән бер сәхнәдә җырлау бәхетенә дә иреште.

Концерт тәмамланып, халык таралышкач, бик дулкынландыргыч мизгелләр шаһиты булырга туры килде. Җырчының талантына гашыйклар арасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез дә бар иде. Рузалина белән Вика Элвин Грейның иҗаты белән күптән кызыксына һәм кумирлары белән фотога төшү, аның култамгасын алу алар өчен зур шатлык булды. Вика яраткан җырчысына үз куллары белән истәлекле бүләк тә әзерләгән. Кызларның ихлас сөенечен күреп, Радикка ихтирамым тагы да артты. Кемнеңдер якты хыялын тормышка ашыра алу, шатлыклы мизгелләр бүләк итү чын бәхеттер ул...



Җанатарлары белән аралашып беткәч, популяр җырчы интервью бирде.

- Иҗат дөньясына ничә яшьтән килдең?

- Әнкәй сөйләвенчә, җыр-моңга тартылуым ике-өч яшьлек чакта ук беленгән. Мәктәпкә төшкәч мин инде чын-чынлап иҗат өлкәсе белән кызыксына башладым (автордан: булачак җырчы өченче сыйныфта укыганда курай түгәрәгенә языла, бишенчедә укыганда әти-әниләре аңа баян алып бирә).

- Репертуарыңа җырларны ничек сайлыйсың?

- Моны нинди халәттә булуыма һәм күңел кушуына карап эшлим. Минем гади генә композицияләр башкару белән чикләнәсем килми. Һәр җырымны үзенчәлекле итү өстендә эшлим, ул чын хит булсын, тамашачыларга ошасын дип тырышам. Башкорт, татар, урыс телләрендә иҗат итәм. Аларның һәммәсе дә миңа туган телдәй якын. Украинча, казахча композицияләр дә бар.



- Киләчәккә планнарың бармы, нинди проектлар әзерлисең?

- 2017 елда 320ләп концерт оештыруны планлаштырабыз. Узган елда 280-290, 2015тә - 272 концерт биргән идек, быел тагы да күбрәк булыр дип уйлыйбыз. Берничә зур проектны гамәлгә ашыру нияте бар. Урыс җырларыннан программа төзеп, Мәскәүдә отчет концертында чыгыш ясаячакбыз. Шулай ук май аенда Германиягә гастрольләр оештыруны планлаштырабыз. Татар, башкорт, урыс телләрендәге җырларны чит ил тамашачыларына ишеттерәсебез килә.

- Elvin Grey проекты эшчәнлеге турында сөйләмәссеңме?

- Әлеге проект төрле милләт, төбәк кешеләрен берләштерүне күз уңында тота. Санкт-Петербург, Казахстан, Үзбәкстан, Мәскәү белән тыгыз бәйләнештә эшлибез. Бүгенге көндә безнең төркемдә 16 кеше тупланган. Алар арасында Питер егете Тимур СПБ, Румыниядән Zip92 проекты бар. Бу музыкантлар белән интернет аша танышып, иҗатташлык итә башладык.

- Беренче гонорарыңны нәрсәгә тоттың?

- Компьютер, студиягә кирәк-ярак сатып алдым.

- Сәхнә киемнәрең үзенчәлекле, кайбер тамашачылар аларны карар өчен дә киләдер дигән фикер туа?

- Бертөрлелектән качу бу, кеше болай да гомер буе ниндидер кысаларда яши: мәктәптә ак күлмәк, чалбардан йөри, күпчелек эш урыннарында да шундый ук вазгыять. Сәхнә костюмнарым иҗатыма тагы да чагу төс бирсен, күңелле бизәкләр өстәсен дип тырышам.

- Бүгенге көндә кайда яшәп, иҗат итәсең?

- Әлегә Казандамын, яңа проект өстендә эшлим. Максатыбыз - яшь талантларны ачу, аларга үсәргә, үзләрен дөньяга танытырга мөмкинлек бирү.



- Җанатарларны (аеруча гүзәл затларны) кызыксындырган сорауны да биреп үтик: әлеге вакытта яраткан кешең бармы?

- Юк, үз тиңемне очратмадым әле, әмма эзләнүдәмен.

- Иң зур хыялың?

- Гөлназ Асаева белән дуэтта җыр башкару.

- Кайсы җырчының репертуары ошый?

- Филипп Киркоров, Григорий Лепс, якташлардан Ришат Төхвәтуллин, Фирдүс Тямаевның иҗатын үз итәм.

- Кешеләрдә нинди сыйфатлар ошый?

- Мәрхәмәтле, кешелекле, ихлас күңелле, көчле рухлыларны якын күрәм. Ялганчы, икейөзлеләрне өнәмим.

- Әниең, бертуган апаң иҗатыңа ничек карый?

- Апам Регина һәм әнием Нәфисә Зәйнулла кызы - иң тугры җанатарларым. Әнкәй безнең белән гастрольләрдә йөри, һәрьяклап булышлык күрсәтә. Төркемебездәге һәр кеше аны үз әниседәй якын күрә.

- Октябрьский сине ничек кабул итте?

- Биредә концертлар белән еш булам. Һәм һәрвакыт тамашачыларның теләктәшлеген тоям. Бүген дә шулай булды. Минем өчен концертларымда төрле яшьтәге якташларны күрү зур шатлык. Димәк, иҗади эшчәнлегем юкка чыкмый, кемгәдер илһам китерә. Җырчы өчен монысы иң мөһиме.

- Әңгәмәң өчен зур рәхмәт, Радик! Сиңа иҗат юлында, игелекле башлангычларда һәрчак уңышлар юлдаш булсын, бүгенгедәй ихлас, максатчан булып кал.

Сүз ахырында: җанатарлар өчен сөенечле хәбәр бар! Күп сораулар буенча Элвин Грей 22 майда Октябрьскийга янәдән концерт белән киләчәк. Тамашачылар белән фотосессия дә булачак дип вәгъдә бирде Радик.



Белешмә: Радик Мөхәрләм улы Юльякшин (Элвин Грей) 1989 елда дөньяга килә. Уфаның Черниковка районында урнашкан 48нче башкорт лицеенда, 5нче балалар музыка мәктәбендә белем ала. Читтән торып Шолохов исемендәге Мәскәү педагогия университетын тәмамлый. Шул ук чорда «Моң» студиясендә эшли. Гади эшчеләр гаиләсендә туган егет балачактан хезмәт сөеп үсә, башка авыл балалары кебек печән дә чаба, көтү дә көтә. 11 яшьлек чагында ятимлек ачысын татый: 38 яшьлек гаилә башлыгы дөнья куя.

Радикның музыкант буларак танылуы үсмер чорына туры килә. 14 яшендә башкорт телендәге беренче җыры дөнья күрә. Шушы елларда DJ NEXT исемле үзаллы проектын башлап җибәрә. 2006 елда тәүге альбомын яздыра. Тагын бер елдан икенче альбомы чыга. Монысында инде ул башкаручы гына түгел, җыр авторы һәм саунд-продюсер буларак та танылу ала. 2011 елда Мәскәүгә күченә. Биредә билгеле җырчы Алёна Высотская белән танышып, «Это любовь» исемле композиция яздыруга ирешә. 2012 елда продюсер Александр Слюсаренко һәм аның сопродюсеры Радик Юльякшин иҗатындагы Elvin Grey проекты дөнья күрә. Әлеге проект кысаларында соңгы биш елда урыс, татар, башкорт телләрендә бихисап клиплар язылган, 7 альбом чыгарылган. Радик җырларына көй язудан тыш, аранжировка да эшли.

Бүләкләргә килгәндә, алар яшь җырчыда байтак: 2006-2011 елларда - Башкортстанның Ел җырчысы; «Ел хиты-2012» номинациясендә төп бүләк иясе; «Иң талантлы» гомумрусия бәйгесе җиңүчесе; Григорий Лепс конкурсы җиңүчесе; 2015 елда - «Ел дуэты», «Ел хиты» премияләре.

Лилия ГАБИТОВА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев