Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Энгель Фәттахов: “БДИдә иң күп тәртип бозучылар арасында Буа да бар”

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында журналистлар белән узган очрашуда ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бердәм дәүләт имтиханнарында тәртип бозучыларның "кара" исемлеген атады. Анда Питрәч, Чүпрәле, Түбән Кама, Әлки районнары белән бергә Буа да керә. Барлыгы 7 укучы шпаргалка һәм телефон алып кергән өчен имтиханнан кабат тапшыруга хокук бирелмичә куып...


Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында журналистлар белән узган очрашуда ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бердәм дәүләт имтиханнарында тәртип бозучыларның "кара" исемлеген атады. Анда Питрәч, Чүпрәле, Түбән Кама, Әлки районнары белән бергә Буа да керә. Барлыгы 7 укучы шпаргалка һәм телефон алып кергән өчен имтиханнан кабат тапшыруга хокук бирелмичә куып чыгарылганнар. Район мәгариф идарәсеннән белешүебезчә, Буадан лицей-интернат укучысы шундый хәлдә калды. Алар барысы да суд каршына басачаклар һәм 3-5 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш булачаклар. Административ җаваплылыкка БДИдәге 10 педагог-оештыручы да тартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында журналистлар белән узган очрашуда ТР Мәгариф һәм фән м...