Байрак
  • Рус Тат
  • Фермада – компьютерлар

    Моннан берничә ай элек муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов агрофирмалар, хуҗалыклар директорларына үзләрендә булган товарлыклы-сөтчелек фермаларына төгәл контроль һәм исәп алып бару өчен компьютерлар урнаштырырга, дигән иде. "Ак Барс Буа" агрофирмасының 1 номерлы "Тахаръял" филиалының Иске Мәртле товарлыклы-сөт-челек фермасында аны беренчеләрдән булып куллануга алдылар. Бер бүл-мәне ремонтлап, анда заманча компьютерлар...



    Моннан берничә ай элек муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов агрофирмалар, хуҗалыклар директорларына үзләрендә булган товарлыклы-сөтчелек фермаларына төгәл контроль һәм исәп алып бару өчен компьютерлар урнаштырырга, дигән иде.

    "Ак Барс Буа" агрофирмасының 1 номерлы "Тахаръял" филиалының Иске Мәртле товарлыклы-сөт-челек фермасында аны беренчеләрдән булып куллануга алдылар. Бер бүл-мәне ремонтлап, анда заманча компьютерлар урнаштырдылар. Һәр савым сыеры ничәнчегә бозаулаган? Нинди токым белән каплатылган? Нинди бозау китергән? Әлеге мәгълү-матлар компьютерда картотекага кертеп барыла. Директор Радик Гыйсмәтов киләчәкне күзаллап эшләүче җитәкче. Бу юлы да әлеге җаваплы эшне башлап, алып барырга бухгалтерия өлкәсен яхшы белүче белгеч Надежда Михайлованы билгеләп дөрес эшләнгән. Семинар барышында үзенең тәҗрибәсе белән дә уртаклашып, ярдәм кирәк булганнарга булышачагын белдерде.

    - Башка бүлекчәләргә дә яңа компьютерлар сатып алдык, кирәкле программаларны урнаштырдык, якын көннәрдә алар да эшли башлаячак,- диде Радик Ренат улы.

    -Терлекчелектә уңай нәти-җәләргә ирешү өчен технология таләпләрен төгәл үтәргә, заманча алдынгы ысулларны кулланырга кирәк. Компьютерлаштыруның да киләчәктә нәтиҗәсе булачак. Хуҗалыкта ел әйләнәсе акча кертүче тармак - сөтчелек. Продукцияне җитештерүчеләрнең, белгечләрнең эшне дөрес оештыруына, кызыксындыру чаралары булдыруына да бәйле,- диде муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов.

    Иске Мәртледә терлек абзарлары иске булса да, үз вакытында ремонтлап торыла. Быел үз көчләре бе-лән 230 башка исәпләнгән сыерлар абзарына 5 миллион сумлык реконструкция үткәрелгән. Яңа сөт саву һәм суыту җиһазлары урнаштырылган.

    - Бүген замана авыр дип торырга кирәкми. Теләк булганда хуҗалыклар һәр ел саен үзләрендә "Тахаръял" мисалында берәр бинаны төзекләндерә башларлар,- диде Азат Касыйм улы.

    Киңәшмәдә кайбер агрофирмаларның дәүләткә сыйфатсыз сөт сатудан югалткан акчалары турында да сүз барды. "Ак Барс Буа"ның 4 номерлы "Вамин Буа" филиалында барлыгы 1380 баш савым сыеры исәпләнә. Тәүлеклек уртача савым һәр сыердан 9,3 килограмм тәшкил итә. Дәүләткә товарлылыгы 82 процент белән 10,5 тонна сөт тапшырыла.

    Шул вакытта "Нива" да 1000 баш сыер исәпләнә, тәүлегенә һәр сыердан 12,7 килограмм сөт савылып, дәүләткә 11 тонна сөт тапшырыла.

    "Вамин Буа" да гыйнварның берничә көнендә генә 1200 килограмм түбән сортлы сөт тапшырылган. Икътисади хәле авыр булган әлеге хуҗалыкка җи-тештерүчәнлекне киметмичә мөмкин кадәр күбрәк продукция җитештерү өчен тырышырга кирәк. Филиал дирекциясенә уйланырлык урын бар. Чөнки тиеннәр-дән сумнар, миллионнар җыела. "Тахаръял" да сөт җитештерү былтыргыдан күбрәк. Биредә һәр сыердан уртача 15,8 килограмм сөт савып, дәүләткә 13 тонна сөт тапшыралар. Район буенча иң күп сөт "Дружба"да . Һәр сыердан тәүлеклек савым 17,8 килограмм тәшкил итә, дәү-ләткә 17 тонна сөт саталар.

    Гакыйл Камалетдинов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: