Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Фирдүс Тямаевның концертта ыштаны ертылган - видео

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев инстаграмга яңа видео куйган. Фирдүс Оренбургта концерт куйганда аның ыштаны арттан ертылган. Ярыктан Фирдүснең соры трусигы күренеп калган. Шуннан соң Фирдүснең сәхнәдәшләре аның артын пиджак белән каплап куйганнар.

Видеодан аңлашылганча, Фирдүс ыштанын сәхнә артында тиз генә алыштырган да, чыгышын дәвам иткән. Ыштанны алыштырырга аңа сәхнә артындагы кызлар булыша.

Ыштанын алыштырып чыккач, Фирдүс тамашачыларга мөрәҗәгать итә. "Утыр апа, утыр! Минем ертык ыштаным сезгә нәрсәгә кирәк", - ди ул.

"Мин сезне барыбер яратам, ертык ыштан булса да", - дип язганнар Фирдүскә инстадашлары.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/fird-s-tyamaevny-kontsertta-yshtany-ertylgan-video/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев