Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар, “Минем туган ягым – кайда бар шундый тагын” дигән виртуаль күргәзмәгә рәхим итегез!

    Җирле музей хезмәткәрләре шәһәр туган көнгә багышлап буалылар төшергән фотолардан "Минем туган ягым - кайда бар шундый тагын" дигән күргәзмә оештыралар. Бүгенгә шәһәрдән, авыллардан 30лап фоторәсем алынды. Һәр фотода кабатланмас мизгел, кыскасы, кем кече Ватанын ничек күрә. Җирле рәссам Татьяна Егорова җитәкчелегендәге җюри һәр эшне карап, профессиональ бәяли һәм иң...


    Җирле музей хезмәткәрләре шәһәр туган көнгә багышлап буалылар төшергән фотолардан "Минем туган ягым - кайда бар шундый тагын" дигән күргәзмә оештыралар. Бүгенгә шәһәрдән, авыллардан 30лап фоторәсем алынды. Һәр фотода кабатланмас мизгел, кыскасы, кем кече Ватанын ничек күрә.
    Җирле рәссам Татьяна Егорова җитәкчелегендәге җюри һәр эшне карап, профессиональ бәяли һәм иң уңышлыларын күргәзмәгә сайлап ала. Күргәзмәгә кую өчен әзерләнгән фотолар белән редакция корреспонденты да танышып чыкты. Аларның барысы да игътибарга лаек, дигән фикергә килдем мин. Әмма арада кеше абайламагнны күрә белүчеләр булу сөендерде.
    Иң яшь авторга нибары сигез яшь. Илнур Зәйнуллин фотоаппарат белән табигать күренешләрен алган. Балага яфракка кунган кечкенә үрмәкүч тә сихри булып күренгән. Чауш Киштәгеннән ветеринария техникумы студенты Надеҗда Васильева кышкы туган авылын чагылдырган. Хет картиналар галереясенә куй! Яңа Чәчкаптан 58 яшьлек Гүзәл Хисамиева китергән фото бигрәк эчтәлекле - анда чәчәк аткан карабодай кырында - өч буын вәкиле. Ә бизәлгән тәрәзә яңаклары ни тора. Авыл апае кул сузымындагы гадәтләнгән әйберләрдә искиткеч матурлык күргән һәм шуны җибәргән. Иске Суыксудан Розалия Хәсәнова аның кечкенә инешен һәм яңа мәчет ачылу мизгелләрен төшергән. Ә Буадан Рамил һәм Айдар Хисамов җибәргән махсус аппарат белән кошлар очкан биеклектән төшерелгән шәһәр рәсеме тел шартлатырлык. Безнең Буа югарыдан караганда Европа шәһәрләреннән кайтыш түгел икән ләбаса! Буа турында туристлар өчен төшерелүче открыткалар чыгарсаң, бу фоторәсем буклетта, һичшиксез, булырга тиеш. Рәхмәт, егетләргә.
    Ә күргәзмәне тулысынча 29 август көнне Ял үзәге каршында оештырылучы бәйрәмдә карарсыз. Әлегә аны виртуаль форматта карагыз.
    Наилә Хәсипҗанова.

    Сафина Алиуллова :

    1. Карабодай чәчәк ата, июль

    2. Икеле Салават күпере

    3. Безнең горурлык.

    Резедә Әхсәнова, 15 яшь:

    1. Казлар, казлар сез кайда...

    2. Минем яраткан Татарстаным

    3. Их, җәй, җәй...

    Надежда Васильева, 18 яшь:

    1. Аксу

    2. Өч кояш

    3. Ак кар төшкән

    4. Туган ягым

    Гөлгенә Гамирова,13 яшь, Буа районы Ташкичү авылы:

    1. Ташкичү

    2. Хәзерге вакытта Ташкичү авылы янындагы мул сулы буа күренеше

    Илнур Зәйнуллин шәһәрнең 5 номерлы мәктәп укучысы, 8 яшь:

    1. Нарат урманы.

    2. Печән чабу

    3. Табигать

    Хөрия Җиһаншина , Яңа Чәчкап клубы мөдире, 50 яшь:

    1.

    2.

    3.

    4.

    Таңсу Касыймова, 17 яшь, М.Вахитов исемендәге гимназия укучысы :

    1. Кояш батканда

    2. Гаҗәеп табигать

    3. Кич белән

    Миләүшә Карпухина:

    1. Мэхэббэт чишмэсе

    Әнисә Йосыпова:

    1.

    2.

    Эльза Шурбина, 14 яшь:

    Айдар Хисамов, Рамил Төхфәтуллин:

    Гузәл Яңа Чәчкап авылы, 50 яшь:

    1.

    2. Казлар йөзә елгаларда

    3. Сөтлебикәләр

    Розалия Хәсәнова,Иске Суыксу авылы, 57 яшь:

    1. Иске Суыксу авылында 5-нче мәчет ачу тантанасы (Август ае)

    2. Мәдәният йорты алдындагы чыршыбызга ияләшкән кошлар

    3. Инеш буйлары

    Нурлисә Хәсәнова , Кайбыч авылы, 49 яшь:

    1. Туган авылымнын гузәллек паркы

    2. "Авангард" ЧҖҖ идарәсе

    3. Туган авылымнын гузәллек паркында

    Анастасия Кудряшова, шәһәрнең 5 номерлы мәктәбе укучысы, 13 яшь:

    1. Кояш бату

    2. Урманда

    3. Томанлы юл.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: