Байрак
  • Рус Тат
  • Буа нефть продуктларында янгынны ничек сүндерделәр? (ФОТО, ВИДЕОрепортаж)

    Биредә "Татнефтепродукт" холдинг компаниясе" акционерлык җәмгыятенә кергән предприятиеләрнең моңа әзерлеген ачыклау буенча бәйге узды. Анда беренчелекне Казан, Нурлат, Бөгелмә, Арча һәм Буа нефть продуктларының ирекле янгын сүндерү дружиналары дәгъвалады. Дүртәр кешедән торган командалар вакытка дүрт төрле бирем үтәделәр - махсус кием дә киделәр, ачык утны да сүндерделәр. Барлык нәтиҗәләр буенча...

    Биредә "Татнефтепродукт" холдинг компаниясе" акционерлык җәмгыятенә кергән предприятиеләрнең моңа әзерлеген ачыклау буенча бәйге узды. Анда беренчелекне Казан, Нурлат, Бөгелмә, Арча һәм Буа нефть продуктларының ирекле янгын сүндерү дружиналары дәгъвалады. Дүртәр кешедән торган командалар вакытка дүрт төрле бирем үтәделәр - махсус кием дә киделәр, ачык утны да сүндерделәр. Барлык нәтиҗәләр буенча җиңүне буалылар яулады һәм күчмә кубокка ия булды.

    - Мондый бәйгеләр ел саен үткәрелә. Әзерлек дәрәҗәсен ачыклау тормыш таләбе. Аның югары булуы тиз ут элүчән сыеклыклар сакланучы предприятиенең үз иминлеге өчен дә, аның тирәсендә объектлар өчен дә мөһим, - ди "Татнефтепродукт" җәмгыяте баш инженеры Васил Гайнуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: