Байрак
  • Рус Тат
  • Фронттан буалы солдатлар язган хатларны мәңгеләштерү – безнең бурыч (фоторепортаж)

    Райондашлар, кулыгызда, яисә гаилә архивында Бөек Ватан сугышы елларында язылган хатлар бармы? Сез аның юкка чыгуына юл куймыйча, Татарстанда дәвам итүче "Сугыш еллары хатлары" тарихи акциясе кушыла аласыз. Моның өчен нишләргә? Хатның оригиналын, мөмкин булса аның кемгә кем тарафтан язылуы турында кыскача мәгълүматны туган якны өйрәнү музеена, яисә мәктәптән тыш...

    Райондашлар, кулыгызда, яисә гаилә архивында Бөек Ватан сугышы елларында язылган хатлар бармы? Сез аның юкка чыгуына юл куймыйча, Татарстанда дәвам итүче "Сугыш еллары хатлары" тарихи акциясе кушыла аласыз. Моның өчен нишләргә? Хатның оригиналын, мөмкин булса аның кемгә кем тарафтан язылуы турында кыскача мәгълүматны туган якны өйрәнү музеена, яисә мәктәптән тыш эшләр үзәгенә китерергә кирәк. Биредә хезмәткәрләр аны сканерлап, кыскача мәгълүматны бөркетеп Татарстан үзәк архивына җибәрәчәкләр. Ә оригинал эш тәмамланганнан соң, кулыгызга кире кайтарылачак. Хатыгызның электрон варианты республиканың сугыш хатларын туплаган архивта югалмас мирас булып сакланачак.

    Музей директоры Люция Әхмәтҗанова белдерүенчә, әлбәттә бу хатларны якыннары бик кадерләп саклый. Әмма еллар үткән саен анда язылганнар аңлашылмый башлый, таушала. Акциянең төп максаты да фронттан язылган хатларның беренчел торышын электрон күчермәдә саклап калу, киләчәк буыннарга тапшыру,- ди. Шул уңайдан музейда бүген "Солдат хатларын укыйбыз" дигән кичә үтте. Анда сугыш ветераны Рәүф Төхфәтуллин да килгән иде. Ул фронттан хат язу хәтирәләре турында сөйләде. Укучылар очрашуда катнашучылар алдында музей фондында сакланган якташларыбызның фронттан язган ике хатын укыдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: