Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Футбол чемпионаты буенча буалылар фаразы расландымы?

Хәтерләсәгез, без газетабыз сайтында футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан аның җиңүчеләрен фаразлау конкурсы игълан иткән идек.

Кызганычка каршы, буалылар анда актив катнашмады. Бары тик өч кеше фараз җибәрде. Аның каравы аларның икесе  - Роберт Измайлов һәм Алмаз Рәхимов өченче урында Бельгия командасы булачагын дөрес әйттеләр. Тик беренче –икенче урыннар буенча фаразлары расланмады. Өченче катнашучы Андрей Ивановның да Португалия беренче, Германия – икенче, Аргентина өченче булачак, дип уйлавы дөреслеккә туры килмәде. Егетләргә конкурста катнашулары өчен рәхмәт әйтәбез. Дөресен әйткәндә, Россиядә үткән соңгы футбол чемпионаты көтелмәгән хәлләргә бай булды, булачак фаворитларны хәтта спорт белгечләре дә фаразларга кыенсындылар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев