Байрак
  • Рус Тат
  • Габделхәй Биктаһиров Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган концертларга бармаячак

    Бу хакта вакытсыз арабыздан киткән җырчының тормыш иптәше үзе «Вечерняя Казань» басмасына сөйләгән. "Мин музыкантларга үз идеяләремне, карашларымны җиткердем. Программа төзү, алып баручыларны билгеләү өчен бүген дә очрашасы идек. Әмма бинага аяк атлап керә алмадым... Гафу үтенеп, Хәния янына зиратка киттем. Хәниямнең юклыгына әле дә ышана алмыйм. Бик авыр...", -...

    Бу хакта вакытсыз арабыздан киткән җырчының тормыш иптәше үзе «Вечерняя Казань» басмасына сөйләгән. "Мин музыкантларга үз идеяләремне, карашларымны җиткердем. Программа төзү, алып баручыларны билгеләү өчен бүген дә очрашасы идек. Әмма бинага аяк атлап керә алмадым... Гафу үтенеп, Хәния янына зиратка киттем.
    Хәниямнең юклыгына әле дә ышана алмыйм. Бик авыр...", - дип аңлаткан ул үзенең концертларда катнашмау сәбәбен.
    Исегезгә төшерәбез: легендар Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган хәйрия концертлары Казанда Филармония бинасында 23, 24, 25 сентябрь көннәрендә узачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: