Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Гади итеп “Үзәк мәчет” дип исем куйдырды

Буа районының Иске Суыксу авылының мәчете яшен сугудан тулысынча янып беткәч, әлеге нигезне яңадан торгызырга булды Линур хәзрәт Сабирҗанов. Әле яңа гына Сириядә укып кайткан ир-ат өчен бу зур сынау булды.

Тик ул бу эшне Аллаһ ярдәме белән ике ел эчендә башкарып чыкты. Ул вакытта мөфти булып эшләгән Госман хәзрәт Исхакый да ярдәм итте, район җитәкчелеге дә кире борып чыгармады. Төзелешкә матди ярдәм булгач, фундаментын казудан башлап, соңгы детальгә – манара урнаштырганчыга кадәр үзе мәшәкатьләнде. Билгеле, моның өчен аңа Казан, Ульяновск шәһәрләрендәге төзелеш материаллары җитештерә торган завод юлларын күп таптарга туры килде. Авыл халкы гаҗәпләнде дә, сөенде дә. Ходай йорты ике катлы итеп төзелде, аның ишекләрен ачкан көннән бүгенгә кадәр биредә кеше өзелгәне юк.

Халык аны “Линур мәчете” дип атарга кирәк, дигән тәкъдим белән берничә тапкыр чыкты. Тик хәзрәт каршы килде, мактаганны, изге эшләрне кычкырып йөргәнне яратмый, гади итеп “Үзәк мәчете” дип исем куйдырды.

– Иске Суыксу авылы Буа районында иң зур авыл. Аның биш мәчете генә бар. Һәрберсендә берничә дистә мөселман кардәшләр намазга йөри. Алар арасында яшьләр, балалар күп. Бу сөендерә. Соңгы вакытта авылда тагын бер мәчет салдырырга йөриләр, дип ишеттем. Хәлемнән килгәнчә ярдәм кулын сузарга әзер, - дип сөйләде Линур хәзрәт...

Ходайга хезмәт итәргә кечкенәдән хыялланды ул. Ике әби белән үскән малай 7 яшендә 13 доганы яттан белә иде инде. Мәктәпне тәмамлап, Казан педагогика университетына укырга килгәч тә аны дингә якынаю уе ташламады. Ә аңа төпләп керешү өчен сәбәп уйламаганда-көтмәгәндә булды. Студент вакытта бераз акча эшләү уе белән төрле эшләргә алынды – Г. Камал исемендәге театрда декорацияләр ташып йөргәндә, Казанның яңа гына ачылган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе хезмәткәрләрен күрде. Аралаша торгач Линурның төпле, сүзен үлчәп сөйли торган егет икәнен һәм чын-чынлап дин юлына басарга теләген күрделәр. Шуннан ул алардан мәдрәсәгә укырга чакыру алды. Беррәттән университетны да ташламады егет, икесен дә яхшы билгеләргә тәмамлады.

Аннан Сириядә уку мөмкинчелеге туды. Линур ерак сәфәр булса да, ике дә уйламады, ризалашты. Шунда гына калмакчы да иде, тик әти-әнисенең олы яшьтә булулары, еш авырулары туган ягы Иске Суыксу авылына кайтарды. Биредә дә инициативалы, белемле яшь хәзрәтне тиз күреп алдылар – озак та үтми районның имам-мөхтәсибе итеп сайладылар. Берничә ел дәвамында ул әлеге җаваплы вазифаны биләсә дә, үзе салдырган мәчеттәге мәхәллә эшен ташламады. Хәзер дә мәчет эшләрен җиренә җиткереп эшли. Һәр шимбә саен гыйбадәт кылганнан соң сарык чалалар, хәләл җефете Альмира шулпа пешерә, мәчеткә йөрүчеләрне, мохтаҗларны, балаларны сыйлый.

Балалар дигәннән, Иске Суыксу мәктәбе укучыларына булышып торуны ул үзенең гадәтенә кертте. Узган елларны сыйныфка интерактив такта, спорт киемнәре, инвентварьлар алып бирде.

– Сабыйлар сөенгәнне күргәч күңелемә рәхәт. Ходай разыйлардан кылсын, кабул итсен, - ди хәзрәт. Мондый сүзләрне ул кылган һәр изге эшеннән соң әйтә. Мәсәлән, Иске Суыксу һәм Буа шәһәренең азык-төлек, ипи кибетләре сатучыларына ул болай ди: “Әгәр дә тиеннәрне санап торучы мохтаҗларны күрсәгез, бирегез, кызганмагыз товарны, ә алар биреп бетермәгән сумманы бурыч дәфтәренә минем исемгә язып куегыз. Барыбер кибеттә еш булам, үзем түләп чыгам”, - ди.

Әлбәттә, Линур хәзрәт Сабирҗанов турында тагын бик күпләрне язып булыр иде. Мәсәлән, аның ун ел буе Хаҗ кылганда татарстанлыларга куратор булуы һәм башкалар.

Эшләгән эшләре дә, киләчәккә планнары да җитәрлек, иншалла, башкарып чыгарга гына язсын!

Әлфинур Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев