Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Татарстанда урман янгыннары чыгу ихтималы зур

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкка урман янгыны булганда үз-үзеңне тоту күрсәтмәләре бирә. (Казан, 7 май, "Татар-информ"). Татарстанда 8-10 май көннәрендә урманнарында урыны белән югары янгын куркынычы көтелә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш Идарә матбугат хезмәте халыкка янгын булган очракта, түбәндәге киңәшләр буенча эш итәргә куша: - Бетми...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкка урман янгыны булганда үз-үзеңне тоту күрсәтмәләре бирә.

(Казан, 7 май, "Татар-информ"). Татарстанда 8-10 май көннәрендә урманнарында урыны белән югары янгын куркынычы көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш Идарә матбугат хезмәте халыкка янгын булган очракта, түбәндәге киңәшләр буенча эш итәргә куша:

- Бетми торган янган ис, томанга охшаш төтен, кошлар, хайваннар һәм бөҗәкләрнең үзләрен борчулы тотышы, бер якка күчүе, офыкта төнге кызыллык - болар барысы да янгын билгеләре була ала.

- Урманда чыккан янгын утның кырыйларын һәм очларын яфраклы агачлар белән каплау, йомшак туфрак ату һәм ялкын телләре хәрәкәт иткән юлда киң каналлар казу юлы белән сүндерелә.

- ут торак пунктка якынлашкан очракта, аннан халыкны эвакуацияләргә кирәк - иң беренче чиратта, балаларны, хатын-кызларны һәм картларны куркыныч урыннан алып китү сорала. Эвакуацияне янгын хәрәкәтенә перпендикуляр юнәлештә, юл һәм елга буйларыннан гына башкарырга кирәк.

- урман янгынына тап булган кеше рельефның иң биек урынына менәргә, ут чыккан урынны эзләп табырга тиеш. Шулай ук якын-тирәдәге сулыклар һәм кешеләр яшәгән урыннарга игътибар итү киңәш ителә.

- әгәр сез урманда зур булмаган утка тап булсагыз, аны шунда ук сүндерү чараларын күрергә һәм шул ук вакытта, мөмкинлек булса, берәрсен якындагы торак пунктка яки урманчылыкка ярдәм артыннан җибәрү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев