Байрак
  • Рус Тат
  • Гаджетлы әби-бабайлар: скандинавия таягының, йоганың файдасы

    Районда “Демография” милли проекты нигезендә өлкән яшьтәгеләрнең гомер дәвамлылыгын арттыру, аларга олыгайган көндә лаеклы яшәешне тәэмин итү өчен күп чаралар каралган. Шуларның берничәсен атап үтик.

    Сәламәтлек өчен

    Шәһәрнең территориаль җәмәгать үзидарәләре (ТОС) составына кергән күпкатлы йортларда яшәүче өлкәннәр сәламәтлекләрен арттыру өстендә ел дәвамында шөгыльләнәләр – “Дельфин” йөзү бассейнына йөриләр, скандинавия таяклары белән йөрергә чыгалар.

    “Мелиоратор” ТОСы рәисе Мәсгүдә Гыйматдинова әйтүенчә, аның яшьтәшләренә күбрәк соңгысы ошый. Атнага берничә тапкыр ТОСлар берләшеп, Яшьләр паркына баралар. Бу чараны район социаль яклау идарәсе һәм ветераннар Советы оештыра.

    – ТОСлар составындагы йортларда яшәүчеләрне генә түгел, районның барлык актив пенсионерларын чакырабыз. Теләп киләләр. Чөнки мондый йөрүләрдән соң файдасы зур, хәлем яхшырды, дип килеп әйтүчеләр шактый, – диде ветераннар Советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова.

    Шәһәрнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да әлеге милли проектны гамәлгә ашыралар. Күптән түгел биредә яшәүчеләргә йога дәресләре үткәрелә башлады.

       

    Моның белән барлыгы 35 әби-бабай шөгыльләнә. Җылы һәм кояшлы көннәрдә ул ачык һавада, яңгыр яуганда аерым бер бүлмәдә үткәрелә. “Зур гаилә” әгъзаларының үзләренә дә мондый яңа төр шөгыль ошый.

    – Йогадан соң кәефем яхшыра. Тыныч көй астында күнегүләр ясаганда борчуларым онытыла, җиңеләеп китәм. Бер дәресне дә калдырмыйм, – ди Валентина Никитцова.

    Түләүләрне – гаджетлар аша

    Өлкәннәрне хәзерге замана таләпләренә яраклашырга – гаджетларда эшләргә дә өйрәтәләр. Бу уңайдан шөгыль үзәгендә түләүсез компьютер курслары оештырылган. Әлеге “Өлкән буын” дигән проект федераль бюджеттан финанслана. Анда ел башыннан 58 кеше укыган. Бирегә күбрәк пенсиягә чыгу вакыты җиткән апа-абыйлар йөри. Алар лаеклы ялга киткәч тә, икенче һөнәр буенча эшкә кергән очракта биредә алган белемнәрен эшкә җигә алалар.

    Моннан тыш, район ветераннар Советы агымдагы ел башында 45 пенсионерга планшетлар таратты. Шәһәр уку йортларының 30 студенты аларны дәүләт порталы аша коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, табибка язылырга, пенсия хакында белешмә алырга өйрәтәләр. Шулай ук социаль челтәрләр, мессенджерлар аша аралашу буенча да дәресләр бирәләр.

    Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Бармак гимнастикасы " дигән яңа технология кертелде.

    «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты бурычларының берсе - өлкән яшьтәге кешеләрнең физик активлыгына ярдәм итү. Бу бурычны хәл итү өчен Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Бармак гимнастикасы»дигән яңа технология кертелгән.

    Билгеле булганча, әлеге методика кул-аякларның функцияләрен, буыннарның хәрәкәтчәнлеген торгызырга ярдәм итә. Вак моторика яки кул чугының һәм

    табанның манипулятив функциясен үстерү һәр кешенең, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешенең тормышында зур әһәмияткә ия. Нәкъ менә вак моториканы үстерү кешегә көнкүреш күнекмәләренә тизрәк ияләшергә мөмкинлек бирә, күп кенә психик функцияләр: игътибар, хәтер, сүз барлыкка килүгә ярдәм итә. Вак моториканы үстерүгә күнегүләр йогынтысында ярымшаралар арасындагы хезмәттәшлекне оптимальләштерү бара, интеллектуаль һәм танып-белү процесслары активлаша. Боларның барысы да, үз чиратында, кешене җәмгыятьтәге адаптациягә һәм үз-үзен тормышка ашыруга китерә.

    Дәресләр көн саен 8-10 кешелек төркемнәрдә 30әр минут дәвамында якты, җилләнгән бинада үткәрелә.

    Бармак гимнастикасы белән шөгыльләнү буыннарның хәрәкәтсезлеген профилактикалау һәм дәвалау өчен зур әһәмияткә ия, шулай ук өлкән кешене тернәкләндерү процессларын тизләтә. Бу-кызыклы һәм файдалы вакыт уздыру. Беренче дәресләр нәтиҗәләре буенча ук шуны да билгеләп үтәргә мөмкин, безнең яшәүчеләрдә хәрәкәт активлыгы артты, хәл һәм эшкә сәләтлелек яхшырды, кәеф күтәрелде.

    Әлфинур Йосыпова.

    Автор фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: