Байрак
  • Рус Тат
  • Гаилә фермасы хуҗалары Миләүшә һәм Иршат Гайнетдиновлар: "Көнгә 7 мең сумга якын сөт сатабыз"

    Бүген авылда эш юк диючеләргә Боерган авылыннан Миләүшә һәм Иршат Гайнетдиновлар үзләренең хезмәтләре белән үрнәк күрсәтә. Миләүшә Татар Биморзасы авылыннан. Иршат белән бергә Казан авыл хуҗалыгы институтында югары белем алып кайткач, "Гигант" колхозында берсе баш икътисадчы, икенчесе баш инженер булып эшли башладылар. Яңа йорт өлгерттеләр. Хуҗалык, йорт эшләренә дә өлгерделәр....

    Бүген авылда эш юк диючеләргә Боерган авылыннан Миләүшә һәм Иршат Гайнетдиновлар үзләренең хезмәтләре белән үрнәк күрсәтә.

    Миләүшә Татар Биморзасы авылыннан. Иршат белән бергә Казан авыл хуҗалыгы институтында югары белем алып кайткач, "Гигант" колхозында берсе баш икътисадчы, икенчесе баш инженер булып эшли башладылар. Яңа йорт өлгерттеләр. Хуҗалык, йорт эшләренә дә өлгерделәр. Йортта ике сыер, ун баш бозау карадылар. Заманалар үзгәреп "Гигант" хуҗалыгын ул вакыттагы "Вамин-Буа" агрофирмасына кушкач та, эшсез калмады ике уңган. Миләүшә почта бүлеген җитәкләде. Бу һөнәрне дә күңеле белән башкарды. Үзләренең гаилә фермасын булдыру теләге уйларыннан чыкмады аларның.

    - Башта гаилә фермалары төзүчеләрнең эш нәтиҗәләрен өйрәндек. Икеләнмичә, без дә булдырабыз, дәүләт тә ярдәм итә дип, эшли башладык. 1 миллион 470 мең сумга грант оттык,- ди Миләүшә.

    Гайнетдиновларның фермер хуҗалыгы оештыруларына дүрт елдан артык вакыт узган. Мөгезле эре терлекләрнең баш санын 93кә җиткергәннәр. Шуларның - 35е савым сыерлары. Җәйге айларда сөт җитештерү арта төшә. Хәзер малларның күпчелеге бозаулау алдында. Дәүләткә көн саен 7 мең сумга якын сөт саталар. Быел яшь бозаулар асрау өчен абзар өлгерткәннәр. Өч кешегә эш урыны булдырганнар. Малларга үзләреннән ерак түгел генә җәйге лагерь төзегәннәр. Анда са-ву аппаратлары, сөт суыткыч, продукциянең сыйфатын ачыклау өчен лаборатор җиһазлар урнаштырылган. Без кил-гәндә, Миләүшә белән Иршат малларга азык тарата иделәр. Абзар эче чиста, терлекләр көре. Бүген иртән ике сыерлары бозаулаган. Үгезләрне 480-500 килограмм тереләй авырлыкка җиткереп саталар, тана бозауларын үстереп сыер ясыйлар. Терлек азыгына килгәндә, Гайнетдиновлар аны үзләренең пай җирләреннән җыеп алалар.

    - Билгеле, әлеге уңыш кына җитеп бетми. Фермер Ринат энем бик зур булышлык күрсәтә. Тер-риториябездәге эскерткә печәнне, саламны аның техникасы белән ташып өеп куйдык, - ди Иршат. Киләсе елда үзләре дә лизингка "Беларус"тракторы алырга планлаштыралар.

    Күптән түгел Гайнетдиновлар гаиләсендә тагын бер шатлыклы вакыйга булган. Уллары Илнар өйләнеп, әти-әниләре янында төпләнеп калган. Бу тармакта эшне алып баруы уңган гаиләгә күпкә җиңелрәк булачак. Бердәмлектә көч диләр бит.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: