Байрак
  • Рус Тат
  • Гашыйклар өчен тавыш бирү башланды!

    Бүгеннән башлап Гашыйклар көненә багышланган конкурста катнашучылар өчен тавыш бирә башлыйбыз. Парлар өчен кайсы көннәрне тавыш биреп булачак, графигы түбәндәгечә:

    Беренче этап – 28-30 гыйнвар:

    1.Айгөл һәм Рамил Шәйхетдиновлар. Буа шәһәре.

    2.Алия һәм Раил Камаловлар. Буа шәһәре.

    3.Александра Аникина һәм Артем Горин. Буа шәһәре.

    4.Дарья һәм Артур Савельевлар. Әлши авылы.

    5.Алсу һәм Фирдүс Гадеевлар. Түбән Наратбаш авылы.

    Икенче этап – 30 гыйнвар – 1 февраль:

    1.Олеся Крлыкова һәм Николай Ильбеев. Буа шәһәре.

    2.Нина һәм Вячеслав Павловлар. Буа шәһәре.

    3.Галина һәм Денис Петровлар. Адав-Толымбай авылы.

    4.Әдилә Хөсәенова һәм Роберт Равилов. Буа шәһәре.

    5.Дания һәм Азат Рәхимҗановлар. Буа шәһәре.

    Өченче этап – 1-4 февраль:

    1.Виктория һәм Владислав Русановлар. Буа шәһәре.

    2.Гөлназ һәм Ришат Сабировлар. Татар Буасы авылы.

    3.Резедә һәм Рәшит Сибгатуллиннар. Ташкичү авылы.

    4.Эльвира һәм Фидаил ? Буа шәһәре.

    Дүртенче этап – 4-6 февраль:

    1.Лилия һәм Илнур Хисаметдиновлар. Буа шәһәре.

    2.Миләүшә һәм Денис Холяновлар. Буа шәһәре.

    3.Динара һәм Айнур Шәрәповлар. Буа шәһәре.

    4. Алинә һәм Ренат Хәмидуллиннар. Буа шәһәре

    Конкурсантларга тавыш бирү график буенча күрсәтелгән көннәрдә көндезге сәгать 12дә тәмамлана, бу хакта “Жизнь Буинска” төркемендә хәбәр итәбез.

    Ә тавыш бирү Инстаграмдагы buinsk.bayrak аккаунтында оештырыла. Һәрбер парның фотографиясен, үзләре язганча танышу тарихларын аерым пост итеп урнаштырабыз. Һәрбер этапта иң күп “лайк” җыючы конкурсант финалга чыга. Ә финалчылар өчен 8-12 февраль тавыш бирү булачак. Абсолют җиңүче 13 февраль көнне 18 сәгатькә шәһәрнең “Версаль” кафесына романтик кичке ашка чакыру алачак. Катнашыгыз, җиңегез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: