Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Гашыйклар конкурсында җиңүче пар Буаның кайсы кафесына чакырылачак?

Без күптән түгел район газетасы сайтында Гашыйклар көненә конкурс игълан иткән идек. Бәйге җиңүчеләрен романтик кичке ашка 13 гыйнвар көнне 18 сәгатьтә шәһәрнең “Версаль” кафесында көтәләр.

Җиңмәүчеләр дә кайгырмасын, алар да бу көнне “Версаль”ның менюсындагы тәмле ризыклар белән сыйлана алалар (үзләре түләп әлбәттә, бары тик җиңүче парга гына бушлай чакыру). Бу көнне кафе Гашыйкларга рәхәтләнеп хезмәт күрсәтәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 25 гыйнварга (бу көнне дә кертеп) кадәр конкурска заявкалар кабул итәбез. Бәйге шартлары безнең “Жизнь Буинска” төркемендә бар (беркетелгән язма). Конкурс таләпләренә туры килмәгәннәр кабул ителми.

Егетләр, ир-атлар әйдәгез активрак, яраткан кызыгызга, хатыныгызга Гашыйклар көненә романтик бүләк ясагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X