Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Гөлчәчәк – Нәүрүз гүзәле

Район мәдәният йортында икенче ел рәттән Нәүрүз гүзәлен ачыкладылар. Халкыбызның милли традицияләрен саклауны, яшьләргә мәдәни хәзинәләребез нигезендә зәвыклы тәрбия бирүне максат итеп куйган әлеге бәйгенең төп таләбе һаман бер - катнашучылар саф татар телендә сөйләргә һәм татар милли киемендә чыгыш ясарга тиешләр. Менә, чараны оештыручы һәм алып баручы Нурия Гайнуллова...


Район мәдәният йортында икенче ел рәттән Нәүрүз гүзәлен ачыкладылар. Халкыбызның милли традицияләрен саклауны, яшьләргә мәдәни хәзинәләребез нигезендә зәвыклы тәрбия бирүне максат итеп куйган әлеге бәйгенең төп таләбе һаман бер - катнашучылар саф татар телендә сөйләргә һәм татар милли киемендә чыгыш ясарга тиешләр.
Менә, чараны оештыручы һәм алып баручы Нурия Гайнуллова кызларны - 5 номерлы мәктәптән Алия Хәйретдинованы, 2 номерлы лицейдан Гөлназ Газизованы, М. Вахитов исемендәге гимназиядән Зилә Хәмидуллинаны, сәләтле балалар өчен лицей-интернаттан Гүзәлия Саттарованы, Иске Суыксу мәк-тәбеннән Гөлчәчәк Хөсәенованы, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Алинә Айзатуллинаны, 1 номерлы мәктәптән Сәйдә Билалованы бер-бер артлы сәхнәгә чакырды. Үзлә-ре белән таныштыру өчен. Алар моңа ныклап әзер-ләнгәннәр. Үзләре турында шигырь юлларына салып та - барысы да диярлек моңа һәвәс, җырлар аша да, гади генә итеп сөй-ләп тә бәян иттеләр. Һәр-берсе Нәүрүз күчтәнәче - камыр ризыклары алып килгәннәр. Рецептын язарга да онытмаганнар. Алга таба кызлар интеллектуаль этапта икешәр сорауга җавап бирделәр, үзлә-рен иҗат конкурсында, чәч үрүдә сынадылар, чиш-мәгә суга бардылар, заманча милли кием модасын тәкъдим иттеләр. Һәр чыгыш диярлек театральләштерелгән тамашага әверелде - конкурсантларга ярдәмгә сыйныфташлары да килде. 1 номерлы мәктәптән рус телле егет-ләр дә ничек оста татарча сөйлиләр! Сәхнәгә күтә-релмәгәннәре алкышлары белән залдан көч биреп тордылар. Аларга зал тутырып килгән дуслары, әти-әниләре, укытучылары кушылдылар.
Кызлар сынатмады. Әнә, Зиләдән бер дигән нәфис сүз остасы чыгар иде - ши-гырьләрне искиткеч матур, сәнгатьле итеп, образга кереп укый. Алия, Гөлчәчәк матур итеп җырлыйлар, Алинә сәхнәдә үзен шулкадәр иркен тота, бик белемле. Юк, моның җиңүчене билгеләүгә бернинди катнашы юк - бу шәхсән минем тамашачы фикерем. Нәүрүз гүзәлен "Байрак" газетасының баш редакторы, Бөтендөнья татар конгрессының Буа җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гакыйл Камалетдинов җитәкчелегендәге, район мәдәният идарәсе начальнигы Мөдәррис Гайфуллиннан, район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиковтан, Р. З. Сәгъдиев исемендәге урта мәк-тәпнең татар теле һәм әдә-бияты укытучысы Гөлнур Айзетулловадан, район мәдәният йорты директоры Әнисә Йосыповадан торган мәртәбәле жюри сайлады. Алар инде һәр чыгышны бар нечкәлек-ләрне исәпкә алып, җентекләп бәяләделәр. Конкурслар барышында кызларның үзләренә генә хас сыйфатларны да күреп алганнар - төрле номинация-ләрдә җиңүчеләр итеп таныдылар. Нәүрүз гүзәле исемен бертавыштан Гөл-чәчәк Хөсәеновага бирде-ләр. Барысына да район мәдәният идарәсе, спонсорлар әзерләгән бүләк-ләр тапшырылды. Г. Камалетдинов барысын да "Байрак"ка киләсе яртыеллыкка подписка белән бү-ләкләде. Кызларны дуслары-якыннары чәчәкләргә күмделәр.
Әлфия ШӘРӘФЕТДИНОВА.
АВТОР ФОТОСЫ.
Гөлчәчәк ХӨСӘЕНОВА, Нәүрүз гүзәле:
- Былтыр әлеге конкурста катнашкан иптәш кызым Алинә Җамалетдиновага булышкан идек. Шунда ошап калды һәм мин үзем дә көчемне сынап карарга уйладым. Үзем сәхнәгә кечкенәдән - әбием мәдәният йорты директоры булып эш-ләгән вакытта чыктым. Җырладым да, спектакльләрдә дә катнаштым. Хәзер дә бию коллективы, вокаль ансам-бль белән чыгышлар ясыйбыз. Бу конкурста җиңүемә бик шатландым, ул минем үз-үземә булган ышанычымны тагын да арттырды. Көн-дәшләремнең барысы да җиңүгә лаек иде, аларга киләчәктә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район мәдәният йортында икенче ел рәттән Нәүрүз гүзәлен ачыкладылар. Халкыбызның милли традицияләрен...

2
X