Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Гөлнур Айзат: “Кабул булыр, Аллаһ теләсә!”

Милли чигешле калфак кигән җирле шагыйрәбез Гөлнур ханым Айзетуллованы район, республика басмаларында, зәңгәр экраннарда, радио дулкыннарында еш кына укый, күрә ишетә алабыз. Ул –  500дән күбрәк җырлар, 8 әдәби җыентыгы авторы.  Үзенең үтемле шигырьләре, чынбарлык, тормыш-көнкүреш, мәхәббәт, гаилә тематикалы әсәрләре белән чит илләрдә, Россия  шәһәрләрендә яшәүче иҗат сөючеләрен дә шаккатыра алган гаять талантлы шәхес ул.

Апас районында туып-үсеп, гомере буе Буа районында яшәп, җирле халыкка гади итеп хезмәт итү – Гөлнур Хәлиловнаның тормыш “китабы”. Аның кайсы гына битен ачсаң да үзе бер кечкенә тарих. Бар күңеле белән татар телен, әдәбиятын укытырга алынган кызны авылның элеккеге ягар-ягылмас мәктәпләре дә, ярым җиһазланган сыйныф бүлмәләре дә, чамалы гына булган укыту базасы да, ерак чакрымлы җәяүле юллар да куркытмаган. Шул авырлыкларны җиңә-җиңә гади авыл балаларына белем тараткан ул. Кечкенә мисал:

– Берсендә Кырык Садак мәктәбендә эшләгәндә берничә чакрымны яланаяк кайттым. Яшереп калдырган галошымны эт алып киткән, - дип искә төшерә.

Өйдә каенанасына, каенатасына ярап, дәүләт эшеннән арына алмаган иренә терәк булып, ике баласын да тәрбия кылып, авыл тормышының бетмәс-төкәнмәс хезмәтен куйгач, балалар укытырга каян хәл калсын инде, дип уйлар берәүләр. Тик юк! Мөгәллимә Гөлнур Айзетуллова өчен ана теленең бар матурлыгын, яңгырашлы сөйләмен, татарның данлыклы шәхесләрен, гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен барлау ул – изге нәрсә.

 Укытучылык эшчәнлеген Буага килеп дәвам иткәч, үз-үзенә булган әлеге һөнәри таләп тагын да арта – ул гаиләдә, дуслары белән ярым татарча, ярым русча сөйләшкән балаларга татарлыкны сеңдерүне төп бурыч итеп куя. Монда инде педагог ачык дәресләр, әдәби чаралар, мәктәптән тыш эшләр белән генә шөгыльләнмичә, зуррак идеяларны чынга ашыра башлый.

Буада “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” дип аталган фәнни-гамәли конференция узуына да саллы өлеш куя. Татарстанның  Халык шагыйре, якташыбыз Ренат Харис мәктәп музеен да ул булдыра. Күпме буын әлеге музейга кереп, талантлы шәхеснең иҗаты белән кереп таныша алачак! Музей үз эшчәнлеге белән Рәсәй статусын ала.

Соңрак шагыйрәне үзен дә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул итәләр.

Гөлнур Хәлиловна әле районның “Ак калфак” оешмасы рәисе хезмәтен дә башкарды. Аның җитәкчелегендә күпме буалы хатын-кызлар милли чигү, эшләнмәләр ясауның серенә төшенде, борынгы әби-бабаларыбыздан калган гадәтләр хакында белде, татар хатын-кызы булуның горур статус булуын аңлады.

Инде менә ничә ел Гөлнур ханым лаеклы ялда. Тик ул “хезмәт кенәгәсендәге ялда” гына, ә болай ул күңеле белән гел “хезмәттә” – иҗат эше “кайный”. Ул язган шигырьләрне укучылар төрле чараларда сөйлиләр, композиторлар көйләр чыгаралар, җырчылар сәхнәгә алып менә, социаль челтәрләрдә урын ала.

Менә шушы бер битлек язмамда Гөлнур Айзетулловадагы татарлык “җанын” ачып салырга тырыштым. Ә җентекләсәң, бер китап язарга булыр иде.

Мәкаләмне дәвам итеп, Гөлнур Хәлиловна тормышындагы Ислам диненең роле хакында бәян итәсем килә.

– Үземне белә башлаганнан бирле динне барлап яшәргә тырыштым. Дәү әтинең, Дәү әнинең намаз укуларын игътибар белән күзәтүемне, дога укуларын йотлыгып тыңлаганнарымны онытмыйм. Дәү әткәемнең күзләре сукырайды, аны җитәкләп йөрү минем өскә төште. Ул вафат булгач та, тәһлил чыгарга өйрәндем, - дип искә төшерә ул балачагын.

Үсә төшкәч, Иман көче ныгый гына кызда. Әнисенә инфаркт булгач, аның исән калуын Ходайдан сорап, төннәр буе дисбе тартуын да яхшы хәтерли. Шөкер, әнисе хәзер дә исән-сау, аңа 97 яшь.

– “Фатыйха”, “Ихлас”, “Фәләк”, “Нәс” сүрәләре тел очымда гына. Алар белән көнемне башлыйм. Аллаһыма гел шөкер итәм, ярдәменнән бервакытта да ташламады, туры юл күрсәтте. Ирем кинәт авырып китеп, озак кына комада ятты. Ходайның кодрәте киң, ул терелеп аякка басты. Менә инде өч ел ярым балаларымның әтисе, оныкларымның Дәү әтисе  безнең белән якты көнгә бага, - ди ул.

Ирем дигәннән, бу язманың авторы һәм Гөлнур Хәлиловнаны белгән кеше буларак та үз фикеремне белдерәсем килә. Ире – Азат Касыймович Айзетуллов район башлыгы вазифасын башкарганда да, мин Гөлнур апада (якын итеп шулай эндәшәм) “глава хатыны” дигән “йолдыз” чирен сизмәдем. Ул һәрвакыт бертөрле – аралашучан һәм кешелекле иде. Капка төбендә утырган пенсионерлар, хезмәттәшләр, юлда сәлам бирүче танышлар, гомумән, райондашлар өчен дә ул “үзебезнеке”, эчкерсез һәм якты чырайлы иде. Моны мин иманлы-шәфкатьле тәрбиядән килә, дип уйлыйм. Ислам дине дә бит тәкәбберлекне, һаваланып кеше хәтерен калдыруны кабул итми.

Ходайның берлеген, бөеклеген зурлап яшәүче әлеге ханым турында мин тагын да күбрәк язар идем. Тик шушы урында туктарга кирәк, дип уйлыйм. Барысын да тулырак аңлар өчен аның шигырен укырга тәкъдим итәм:

Аллаһ теләсә

Иртән торгач, юлга чыгар чакта

Күпләр ни әйтергә белмәсә

Әйтсен бары иң беренче теләк:

“Юллар уңар, Аллаһ теләсә!”

Кулдан төшеп, кулдан эше китсә,

Ни кылырга адәм белмәсә,

Бер җиңеллек килер, әйтеп куйса,

“Эшләр уңар, Аллаһ теләсә!”.

Якыннары өчен дога кылып,

Берәү якты эшкә өндәсә,

Фәрештәләр “Амин!” диеп узар

Кабул булыр, Аллаһ теләсә!

Тырышлардан, мәрхәмәтле заттан

Кайбер адәмчекләр көнләсә,

Имансызлар иман китерерләр,

Гөнаһ китәр, Аллаһ теләсә.

Кендек каны тамган газиз җирнең

Кадерләрен кеше белмәсә,

Тик тыңларга кирәк йөрәгеңне

Ул саф калыр, Аллаһ теләсә!

 

Язманың авторы - Әлфинур Йосыпова.

Фотолар Гөлнур Айзетуллованың шәхси архивыннан.

Буа шәһәре, 20 март.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев