Байрак
  • Рус Тат
  • Гөлнур Айзатның дусты Хәния Фәрхигә багышланган яңа шигыре

    Ак кар.Ак чәчкәләр.Ак җан. Җир өстендә аклык тантана! Шул аклыкны ташлап китеп бардың, Халкың шуңа бүген таң кала... Китеп бардың..Нигә ашыктың соң, Бирелмичә күпме гөл калды. Кар астында яткан ак җаныңа Бүген тагын кемнәр тукталды?! "Әй,Дускаем,аклык -җанга рәхәт!" Дип язадыр идең еш кына... Таң тудымы ,синең язмаларны, җырларыңны күңел юксына......

    Ак кар.Ак чәчкәләр.Ак җан.
    Җир өстендә аклык тантана!
    Шул аклыкны ташлап китеп бардың,
    Халкың шуңа бүген таң кала...
    Китеп бардың..Нигә ашыктың соң,
    Бирелмичә күпме гөл калды.
    Кар астында яткан ак җаныңа
    Бүген тагын кемнәр тукталды?!
    "Әй,Дускаем,аклык -җанга рәхәт!"
    Дип язадыр идең еш кына...
    Таң тудымы ,синең язмаларны,
    җырларыңны күңел юксына...
    Кабереңә йомшак карлар яуган,
    Туңмыйсыңдыр?!Карлар җылытыр.
    Синең язмыш үзе бер җыр иде,
    Сине,җаным ,кем соң онытыр?!
    Әллә нинди булды елы да бит:
    Җанга газиз затлар киттеләр...
    Хәниякәй, синдәй ак теләкле
    Саф тавышлы дуслар җитми лә!
    Ак кыш сине юрганына төргән,
    Өшемәсен диеп каберең.
    Әй вакытсыз киттең,бик вакытсыз,
    Син меңнәрнең өзеп бәгырен.
    Ак кар.Ак җан.Ак теләкле дустым
    Ак хәтирә.Ак уй күңелдә.
    Керфекләрнең ак бәсләре эреп
    Ак моң булып җиргә түгелә...

    Гөлнур Айзат.25.12.2017.Буа.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: