Хәмит Гыйматдинов: “Бәрәңгене күмеп куегыз”
Буа районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең игенчелек буенча консультанты яңа тишелеп килүче бәрәңгене кабат туфрак белән күмәргә киңәш итә. Бу үсентеләрне беркүпме вакыт колорадо коңгызы һөҗүменнән саклаячак. Алга таба күмелгән бәрәңге сабагы туфракны җиңел тишеп чыгачак. Ә менә коңгызны җыям дип, буразналар арасыннан йөреп тору туфракны тыгызлаячак...
Буа районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең игенчелек буенча консультанты яңа тишелеп килүче бәрәңгене кабат туфрак белән күмәргә киңәш итә. Бу үсентеләрне беркүпме вакыт колорадо коңгызы һөҗүменнән саклаячак. Алга таба күмелгән бәрәңге сабагы туфракны җиңел тишеп чыгачак. Ә менә коңгызны җыям дип, буразналар арасыннан йөреп тору туфракны тыгызлаячак һәм үсентеләр тамырларына һава керүне тоткарлаячак. Монда туфракны йомшарту ярдәмгә киләчәк үзе, тик бу эшне яңгырлардан соң гына эшләргә кирәк. Алайса бүгенгедәй эссе көннәрдә ул шулай ук зыянга гына булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев