Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Хәния Фәрхидә дә, Илсафта да туй мәшәкатьләре (+фото)

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи төпчек кызы Алсуны кияүгә бирергә җыена. Яшьләрнең никахы 8 августта булачак. Булачак кияү Руслан исемле, Башкортостанның Тәтешле егете. Яшь гаилә Уфада торачак. Күптән түгел җырчы хастаханәдә ятып чыккан. Үт куыгыннан таш алдырырга туры килгән. Хәзер хәле яхшырган. Ә 31 июль көнне җырчы Илсаф кызы Энҗене...


Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи төпчек кызы Алсуны кияүгә бирергә җыена. Яшьләрнең никахы 8 августта булачак. Булачак кияү Руслан исемле, Башкортостанның Тәтешле егете. Яшь гаилә Уфада торачак.
Күптән түгел җырчы хастаханәдә ятып чыккан. Үт куыгыннан таш алдырырга туры килгән. Хәзер хәле яхшырган.

Ә 31 июль көнне җырчы Илсаф кызы Энҗене кияүгә биргән. Туйны Казанда гөрләтеп уздырганнар. Мәҗлескә 130 кунак чакырылган, алар арасында Илсафның җырчы дуслары да булган.
Артистлардан Алсу Әбелханова, Раяз Фасыйхов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илнар Сәйфиев, Рәсим Низамов килгән. Яшьләргә бүләк итеп ике яктан 100әр мең сум акча салганнар.
Кияү - Руслан исемле, Казан егете, һөнәре буенча төзүче. Энҗегә - 24 яшь, ул ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында эшли, белеме буенча икътисадчы. Яшь пар исә Казанда үз фатирларында яшәячәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев