Хәния Фәрхи: «Күрәсе килгән кешем – әни, иң яраткан ризыгым – әни пешергән бәлеш, барасы килгән җирем – туган авылым Салаюа»

«Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә, «Әлдермешкә кайтам әле», «Сагынам сине, Питрәч», «Онытылыр димә»... Хәния Фәрхи дигән исемне ишетүгә, үзеңнән-үзе шул җырларны көйли башлыйсың. Хәзер инде алар хәтер буларак яңгырар. Кичә, 57 яшендә, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния ФӘРХИ якты дөньядан китеп барды... Әнисе янына Башкортстанның Тәтешле районына кайткан җиреннән, кинәт йөрәк...
«Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә, «Әлдермешкә кайтам әле», «Сагынам сине, Питрәч», «Онытылыр димә»... Хәния Фәрхи дигән исемне ишетүгә, үзеңнән-үзе шул җырларны көйли башлыйсың. Хәзер инде алар хәтер буларак яңгырар. Кичә, 57 яшендә, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния ФӘРХИ якты дөньядан китеп барды... Әнисе янына Башкортстанның Тәтешле районына кайткан җиреннән, кинәт йөрәк өянәге тоткан. Җырчыны Казанның Татар зиратында җирләячәкләр.
Әле апрель аенда гына «Шәһри Казан»га биргән соңгы әңгәмәсендә Хәния ханым: «Үкенечем -Габделхәйгә малай табып бирә алмавым. Биктаһиров фамилиясе аңарда туктап кала», -дип үкенечен белдергән иде. Аннан, 31 май көнне, оныгы - Алия кызының өченче баласы - улы тугач, сөенече белән уртаклашты. «Бәхетнең бәхете бит бу! Уйлап кына карагыз әле, өч оныгым бар бит», -дигән иде ул. Тормыштан гел матурлык эзләргә тырышкан, гел елмаеп торган, тамашачыны бик хөрмәт иткән, искиткеч чибәр һәм талантлы җырчыбызның хәзер әнә шулай әйткән сүзләрен генә барларга калды. Урыны җәннәттә булсын!
Хәния Фәрхи белән «5»ле интервью
- Габделхәй әфәнде хакында без белмәгән 5 фактны әйтсәгез иде...
- Беренче. Тыштан бик усал һәм кырыс булып күренсә дә, бик нечкә күңелле. Күңеле тулса, мөлдерәмә күзләреннән яшьләр ага башлый. Икенче. Бик көнчел. Өченче. Акча ярата. Гаиләдә акчаны ул тота, бюджет алып бару - аның өстендә. Дүртенче. Юмарт һәм ярәмчел. Бишенче. Яхшы җитәкче. Хатын-кыз өчен 30 ел буе берөзлексез җырлау ул - батырлык. сәхнәдә Габделхәйсез озак була алмас идем. Һөнәре буенча төзүче булуына карамастан, эстрада дөньясына тиз кереп китте.
- Сезне популяр иткән, хит булып саналган 5 җырыгыз...
- «Сагынам сине, Питрәч», «Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә», «Онытылыр димә», «Кайтам әле Әлдермешкә», «Утыр әле, әни, яннарыма».
- Сез яраткан 5 ризык...
- Әни пешергән бәлеш, сөтле чәй, балык, ит, диңгез ризыклары.
- Сез хәзер күрәсе килгән 5 кеше...
- Әлбәттә, әни! Исән булмаганнарны да атарга ярыймы? Әтием. Алиямне, Алсуымны, оныкларымны күрәсем килә!
- Сез ихтирам иткән 5 артист...
- Илһам абый Шакиров, Әлфия апа Авзалова, Салават, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров.
- Сез барасы килгән 5 урын...
- Хәзер үк туган авылым Салаюага кайтыр идем. Лос-Анджелеска барасым килә. Мәскәү белән Санкт-Петербургны яратам. Озак-озак гастрольләрдә йөрсәм, Казаныма кайтасым килә.
- Сумкагыздагы иң мөһим 5 әйбер...
- Телефон, көзге, тональный крем, иннек һәм сөрмә сөртә торган каләм.
Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА. (декабрь, 2016)
- Дөньяда «үлемсезлек» дигән төшенчә бар. Шуңа дару һәм чара эзлиләр…
- Ул даруны күптән уйлап таптым инде. Бердәнбер дару һәм чара - балалар. Миңа мең ел яшәрлек дару бирәм дисәләр дә, ризалашмас идем. Ходай биргән гомерне матур итеп яшәсәң, шул бик җиткән. Урталыктан да артык яшәгән гомер инде әллә ни искитәрлек булмый (урталык итеп Хәния апа 80 яшьне саный), ә тормышның матурлыгы - балаларыңны, оныкларыңны күрү ул.
(«Безнең гәҗит», 2009)
http://www.shahrikazan.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.6800
-
6 май 2022 - 16:25Буалы педагогларга ноутбоклар тапшырылды Тантаналы төстә барлыгы 14 яшь педагогка яңа ноутбоклар тапшырылды.16000
-
5 май 2022 - 16:00Буа районында батучы ир-атны бишенче көн эзлиләр (фото) Районның Яскүл, Әлши авылы тирәләрендә Зөя елгасында 1 май көнне 1981 елгы ир-атның батуы турында хәбәр иткән идек инде.13100
-
5 май 2022 - 10:34Буа районы мөхтәсибәте бәйрәм үткәрде (+фото) Буа районы мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге Ураза гаетен зурлап, Толомбай урманы мәйданчыгында бәйрәм үткәрде.40600
-
3 май 2022 - 17:57Татарстанда яңгыр, җепшек кар һәм -3 градуска кадәр салкын көтелә Якындагы көннәрдә Татарстанда бераз яңгыр һәм җепшек кар көтелә.27800
-
3 май 2022 - 17:55Кешенең бавыр эшчәнлеген яхшырта торган азык турында билгеле булды Бавыр эшчәнлеген һәм торышын яхшырту өчен 50 грамм булса да эремчек ашарга кирәк.12600
-
3 май 2022 - 17:51Татарстанда коткаручылар елга аша йөзеп чыкканда баткан ир-атны эзли 1 майда Татарстанның Буа районы Әлшәй авылында фаҗига булган. Урманда Зөя елгасы ярында ял итүчеләрнең берсе – 40 яшьлек исерек ир-ат елганы йөзеп чыгарга булган.13800
-
27 апрель 2022 - 09:30Май бәйрәмнәрендә нәрсәләр утыртырга? Бакчачылар өчен кызу чор башланды. Майның беренче көннәрендә бакчада нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында “Россельхозүзәк”нең Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина җиткерә.13700
-
27 апрель 2022 - 09:28Коры үлән якмагыз! Республикада, шул исәптән Буада 26 апрельдән янгынга каршы аерым режим кертелде. Ул 15 майга кадәр дәвам итәчәк.10400
-
22 апрель 2022 - 15:10«Хатлар йорты» Рамазан аена багышланган сигез открыткадан торган серияне тәкъдим итте Сигез открыткадан торган серия, Рамазан тематикасыннан тыш, татар колоритын чагылдыра.40800
-
20 апрель 2022 - 09:05«СалаваTik»лар язны елмаеп каршы ала Ямьле яз җитүен, балалар белән бергә «СалаваTik»лар да түземсезлек белән көтә.36100
-
19 апрель 2022 - 23:57Стали известны подробности истории с брошенным на улице младенцем в Казани Стали известны подробности истории с брошенным на улице младенцем в Казани18200
-
18 апрель 2022 - 16:16Буалы Мөхәррәм Мөхәммәтҗановның бәрәңге рассадалары үстерә (+фото) 75 яшьлек Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов оста блогер да.15400
-
27 апрель 2022 - 09:32Буа мөхтәсибәте 2022 ел
-
13 ноябрь 2020 - 10:05Буа мөхтәсибәтенең 31 нче видео журналы. Октябрь 2020 ел.
-
16 май 2022 - 10:11Буада алтын юбилярларны котладылар (фото)Буада алтын юбилярларны котладылар (фото)5000
-
16 май 2022 - 10:11Буада алтын юбилярларны котладылар (фото) Буада алтын юбилярларны котладылар (фото)5000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Байрак (Знамя)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47526 от 30 ноября 2011 года
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Камалетдинов Гакиль Аряфетдинович
Адрес редакции: 422433, Республика Татарстан, г. Буинск, ул. К.Маркса, д. 62
Телефон редакции: (84374) 3-19-73 Электронная почта редакции: bayrakbua@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика