Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Иң җитез буалы чаңгычыларны Наратлыкта бәйгедә көтәләр

Шимбә, 18 февраль көнне спорт әзерлеге II зурлар разрядыннан да түбән булмаган чаңгычыларны чакыралар анда. Бу көнне 12 сәгатьтә анда чаңгыда узышу буенча СССРның спорт остасы Сабирҗан Нәфыйков истәлегенә традицион ачык районара ярышлар булачак. Җиңүчеләрне өч яшь категориясендә - 18 яшькә кадәрге, 40 яшькә кадәрге һәм 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар...

Шимбә, 18 февраль көнне спорт әзерлеге II зурлар разрядыннан да түбән булмаган чаңгычыларны чакыралар анда. Бу көнне 12 сәгатьтә анда чаңгыда узышу буенча СССРның спорт остасы Сабирҗан Нәфыйков истәлегенә традицион ачык районара ярышлар булачак. Җиңүчеләрне өч яшь категориясендә - 18 яшькә кадәрге, 40 яшькә кадәрге һәм 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында ачыклаячаклар. Хатын-кызларга дистанция - 5, ир-егетләргә 10 километр. Җиңүчеләргә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, бәйгенең спонсоры Айдар Нәфыйков әзерләгән бүләкләр тапшырылачак. Призлар 4-6 урыннарны алучыларга да биреләчәк. Барлык катнашучыларга сувенирлар тапшырылачак. Заявкаларны 16сына кадәр Guliya. Kozyreva@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев