Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Иң күп сөт савучы районнар - Буа ничәнче урында?

Татарстанда көн саен 3563,9 тонна сөт савып алына. (Казан, 27 апрель, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанда иң күп күләмдә сөт савучы районнар исемлеге билгеле булды. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 27 апрель күрсәткечләре буенча, Татарстанда беренчелек инде ничә ай рәттән Кукмара районында. Биредә көн саен 220,5 тонна сөт...

Татарстанда көн саен 3563,9 тонна сөт савып алына. (Казан, 27 апрель, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанда иң күп күләмдә сөт савучы районнар исемлеге билгеле булды.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 27 апрель күрсәткечләре буенча, Татарстанда беренчелек инде ничә ай рәттән Кукмара районында. Биредә көн саен 220,5 тонна сөт савыла. Узган ел белән чагыштырганда, бу сан 36 тоннага артык.

Икенче урында - Балтач районы. Биредә 198,3 тонна сөт савалар. Әтнәдә - 191 тонна, Актанышта - 165 тонна, Арчада - 164,7 тонна, Мамадышта - 152,8 тонна, Сабада - 148,8 тонна, Әлкидә - 134,7 тонна, Биектауда - 101 тонна, Буада 100,8 тонна сөт савыла.

Күләм ягыннан иң аз сөт Чирмешән райоында - 15,3 тонна. Менделеевский районда - 18,7 тонна, Бөгелмәдә - 25,7 тонна, Кама Тамагында - 29 тонна, Спас районында - 30,7 тонна, Баулыда - 41,6 тонна, Әлмәттә - 43,1 тонна, Мөслимдә - 43,5 тонна, Югары Осланда - 45 тонна, Балык Бистәсендә 45,2 тонна сөт савалар.

Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда, быел сөт күләме 15,2 тоннага күбрәк савыла. Бу терлек санын арттыру һәм алдынгы технологияләр, маллар азыгына кушылмалар кушу нәтиҗәсе, ди идарә рәисе.

"Технологияләр гел бер урында тормый, яңара. Хәзер икътисадка күбрәк басыйм ясыйбыз, шуңа бәйле рәвештә, җитештерүчәнлек тә арта. Узган ел белән чагыштырганда, крестьян-фермер хуҗалыкларын да исәпкә алып, терлекләр санын 680 башка арттырдык. Хәзер районда 36 мең тирәсе мөгезле эре терлек исәпләнә", - диде Фирдәвес Нәбиуллин.

Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Ольга Пастухова сүзләренчә, сөт күләменең аз булуы - сыерлар санына бәйле.

"Узган ел белән чагыштырганда, бездә сыерлар саны кимемәде. Сөтне дә быел 3 процентка күбрәк тапшырабыз. Әмма хуҗалыклардагы мөгезле эре терлек саны, башка районнар белән чагыштырганда, күп түгел", - диде Ольга Пастухова.

Гомумән алганда, республикада көн саен 3563,9 тонна сөт савып алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев