Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Җиңү җырларын – хор белән

Бөек Җиңү көне алдыннан Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залында "Җиңү җырлары" дип исемләнгән студентлар хорлары фестиваленең финал бәйрәме узды. Анда Буа ветеринария техникумының Наталия Арисова җитәкчелегендәге хоры да чыгыш ясады. "ТНВ" Хәрәкәте оештырган әлеге фестивальдә барлыгы 42 хор (1370 кеше) катнашты. Сайлап алу турларыннан соң финалга аларның 18е...


Бөек Җиңү көне алдыннан Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залында "Җиңү җырлары" дип исемләнгән студентлар хорлары фестиваленең финал бәйрәме узды. Анда Буа ветеринария техникумының Наталия Арисова җитәкчелегендәге хоры да чыгыш ясады.
"ТНВ" Хәрәкәте оештырган әлеге фестивальдә барлыгы 42 хор (1370 кеше) катнашты. Сайлап алу турларыннан соң финалга аларның 18е килеп җитте. Буалылар "Сугыш балалары" (И. Резник, О. Юдахина) җыры белән "Сугыш турындагы җырларны заманча уку өчен" махсус номинациясендә җиңделәр һәм бүләкләнделәр. Оештыручылар техникумлыларның музыкаль белемле коллективлар - 15е шундый - дәрәҗәсендә оста булуларын ассызыкладылар. Сүз уңаеннан, хорда техникумның барлык 5 бүлегеннән 22 студент җырлады, күпчелеге 1 курста белем алучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңү көне алдыннан Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залында “Җиңү җырлары” дип исем...