Байрак
  • Рус Тат
  • Иделдә баткан буалы егет табылды. Тәтешнекен эзлиләр

    Берничә минут элек якшәмбе көнне Тәтеш районының Пролей-Каша авылы тирәсендә Иделдә баткан һәм бишенче көн эзләнелгән 21 яшьлек егетнең мәете табылды. 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды начальнигы урынбасары Наил Камәров хәбәр итүенчә, аны иртәнге 6 сәгатьтә бәла булган урынга барган һәм су өстендә көймә белән патрульләгән отряд коткаручылары тапкан. Мәет...


    Берничә минут элек якшәмбе көнне Тәтеш районының Пролей-Каша авылы тирәсендә Иделдә баткан һәм бишенче көн эзләнелгән 21 яшьлек егетнең мәете табылды. 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды начальнигы урынбасары Наил Камәров хәбәр итүенчә, аны иртәнге 6 сәгатьтә бәла булган урынга барган һәм су өстендә көймә белән патрульләгән отряд коткаручылары тапкан. Мәет баткан урыннан агым уңаена 1,5 километр ераклыкта су өстенә калкып чыккан. Ә ике көн элек Иделдә Тәтеш шәһәре территориясендә баткан дип фаразланучы 1969 елгы ир-ат табылмаган, аны эзләү дәвам итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: