Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Игелекнең чиге юк

Ничек барысына да өлгерә ул, диләр аның хакында. Сүзебез – район имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов турында.

Моннан биш ел элек әлеге вазифага сайлангач ул райондагы барлык мәчетләргә барып, имамнар эшләре белән таныша. Аларның даими рәвештә белемнәрен арттырырга сүз бирә. Беррәттән мәчетләр һәм аларның җирләрен документлаштыруны дәвам итә. Күп кенә авыллардагы мәчетләргә йөрүче райондаш мөэмин-мөселманнар өчен намаз һәм изге Коръән китабын укырга өйрәнергә теләүчеләр өчен укулар оештырыла.

– Башкалада укыган белгечләрне районда калдырырга омтылам. Шуңадыр имамнар арасында яшьләр күп. Кечкенәдән ислам дине кануннарын өйрәнеп үскән бала үскәч үзе дә башкаларны да изгелек юлына өндәр. Мондый ният белән Россия киңлегендә дә эшли башладык. Берничә ел рәттән Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылында мөселман балалары арасында шәригать кануннарын белү буенча бәйгеләрдә катнаштык, җиңүләр яуладык. Район күләмендә дә конкурслар уздырабыз,  – диде Ильмир хәзрәт.

    

Эш беткәч, уйнарга ярый, дигән кебек имамнар файдалы ял да итә белә. Алар волейбол, футбол, чаңгы һәм спорт бәйгеләрендә (кайчакта православие дин әһелләре белән берлектә) актив катнашалар. Экстремистлыкка, террорчылыкка, наркотикларга каршы квест, сорау-җавап, “тәгәрәк өстәл” һәм башка жанрдагы чараларда хәзрәтләр  яшь буынга аларның зарарын сөйлиләр. Балалар үзләре дә әлеге темаларга багышланган кызыксындырган сорауларга бирәләр, фикерләрен белдерәләр.

– Мондый диалог бик мөһим, чөнки сабый яшьтән үк яман гадәтләрдән тыелырга кирәклеген белеп үсә. Ул зурлар дустанә әңгәмә корып, үзе дә өлкәннәрчә уйлый башлый. Әлеге белем эзлексез җиткерелеп торса,  ул үсә төшкәч, үзе дә акылга өйрәтә ала. Гадәттә, андый балалардан менә дигән әти-әни, ә һөнәре буенча мәгърифәтчеләр, педагоглар, галимнәр һәм дин әһелләре чыга. Без барыбыз да шушы нәтиҗәгә ирешергә тырышабыз түгелме? Ходай кушсын, балаларыбыз миһербанлы һәм аңлы булып үссеннәр, - ди ул.

Ильмир хәзрәт төрле дин конфессияләренең дә дустанә мөнәсәбәттә яшәвенә зур көч куя. Бу алда әйтелгәнчә спорт чараларын бергә уздыра гына түгел, ә халык белән эшләү. Шәһәрнең Троицкий чиркәве настоятеле Иоанн Ткачук һәм аның ярдәмчеләре белән бәлагә очраган кешеләргә дә ярдәм итәләр. Мөхтәсибнең киңәшләре белән дөрес юлга баскан кешеләрдән, аларның якыннарыннан рәхмәт сүзләрен еш ишетә.

   

Без, журналистлар еш кына игътибар итәбез: шундый тыгыз графикта эшләвенә карамастан, Ильмир хәзрәт гел халык арасында. Хәл-әхвәлләрен белешә, кирәксә, ярдәм кулын суза. Чөнки мәрхәмәтлелек, мохтаҗларга ярдәм итү – аның өчен Ходай кушуы гына түгел, ә күңел таләбе. Мәдрәсәгә, мәчетләргә китерелгән сәдакә райондагы аз керемле гаиләләргә таратыла яисә коръән ашлары уздырыла.

Изгелекнең чиге юк, диләр. Узган елның май аенда мөхтәсиб ярдәмчеләре белән кулларына азык-төлек пакетлары күтәреп, Казанның 2 номерлы төзәтү колониясенә райондашларыбыз янына бардылар.

  

Аларга иман нурын сеңдереп, үгет-нәсыйхәт бирде. Буада район эчке эшләр бүлегенең җинаятьтә шиклеләрне вакытлыча тоту изоляторына да бара. Андагы мөселманнар белән аралаша, яшәү шартларын белешә.

– Аңламыйча, тормышта буталып китеп кылынган хаталар да күп була бит. Абынган өчен кешене исәптән чыгармыйлар. Без дә кул биреп, тартып торгызмасак, кем ярдәм итә аларга? – дип фикер йөртә мөхтәсиб.

Героебыз – мөхтәсиб турында тагын бик күп юллар язып булыр иде.  Шәхес буларак та, дин әһеле буларак та. Аның үрнәгенә чал сакаллы мулла абыйлар да иярә. Алар – акыллы дин, дөрес тәрбия кыйбласында.  Районыбызда, моның башлангычында нәкъ менә Ильмир хәзрәт Хәсәнов тора.

Әлфинур Йосыпова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев