Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Игътибар! Бүген “Халык колыны”на кушамат өчен тавыш бирү башлана

Без кичә конкурс герое – Буа ипподромы колынына 5 кушамат сайлап алынуын язган идек. 

Хәбәр иткәнебезчә, шулар арасында Магнат кушаматын ике автор җибәргән. Шуңа күрә тавыш бирүдә 6 кеше катнашачак. Алар Елена Есерова (Люцифер), Ольга Прокофьева (Маугли), Алевтина Шиһапова (Мелекс), Эльмира Хөснетдинова (Монгол), Энҗе Рахматуллина һәм Наталья Лаврентьева (Магнат).

Тавыш бирү “Вконтакте” социаль челтәренең “Новости Буинска”, “Жизнь Буинска” һәм инстаграмда bayrakbua битендә алып барыла. Соңыннан авторның әлеге өч төркемдәге “лайк”ларны бергә кушып, нәтиҗә чыгарабыз.

Тавыш бирү 18 майда көндезге сәгать 12дә тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев