Игътибар! Буада кибеттән товарлар урлап чыккан хатын-кызны танымыйсызмы? (+фото)
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 18 февраль көнне билгесез хатын кыз Карлы авылындагы “Пятерочка” кибетеннән 2600 сумлык товар урлап чыккан.
Фотодагы хатын-кызны күрүчеләр, белүчеләр булса, район эчке эшләр бүлегенең кизү тору постына 3-12-88 телефон номерына шалтыратуыгыз сорала. Анонимлык гарантияләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев