Байрак
  • Рус Тат
  • Игътибар: республикада мошенник газчылар йөри

    4 июльдә алар Казан шәһәрендәге квартирага ишек шакып кереп, пенсионер хатын-кызның, газ җиһазларын алмаштырабыз, дип, 130 мең сум акчасын алып чыкканнар. З июльдә Алабугада "Горгаз" хезмәткәрләре дигән булып ике билгесез зат икенче бер пенсионерның 32 мең сум акчасын, кесә телефонын алып чыкканнар. Килүчләрнең 30-35 яшьтә, уртача буйлы, футболка, зәңгәр спецовка...

     

    4 июльдә алар Казан шәһәрендәге квартирага ишек шакып кереп, пенсионер хатын-кызның, газ җиһазларын алмаштырабыз, дип, 130 мең сум акчасын алып чыкканнар. З июльдә Алабугада "Горгаз" хезмәткәрләре дигән булып ике билгесез зат икенче бер пенсионерның 32 мең сум акчасын, кесә телефонын алып чыкканнар. Килүчләрнең 30-35 яшьтә, уртача буйлы, футболка, зәңгәр спецовка һәм кара төстәге чалбар кигән булган. 6 июльдә Казанда шулай ук "Горгаз"дан "килгән" мошенниклар пенсионер хатын-кызның 224 мең сумлык акчасын урлаганнар. Җинаятьчеләр көмеш төстәге "Хундай Соната" автомобилендә йөри дип фаразлана.

    Мошенникларның Буага килеп чыгу ихтималы да бар. Шуңа күрә "Горгаз"дан дип ишек шакысалар 04 телефонына шалтыратып, чыннан да алардан килгәннәрме икәннәрен белешегез. Ә мошенниклар өегезгә үтеп керсә, аларга акча бирмәгез, тиз арада хокук саклау органнарына хәбәр итегез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: