Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Игътибар, яңа конкурс “Халык колыны”! Буа ипподромы таена исем эзлибез!

Буа районы газетасының сайты, телевидениесе Буа ипподромы белән берлектә яңа конкурс игьлан итә.

Ипподромда күптән түгел генә тай (малай) туды. Аның әнисе - гарәп токымлы Мармеладка, әтисе ярым токымлы Магилан. Әлеге атлар икеседә бик күп ярышларда катнашканнар, мәсәлән, алар узган ел Арчада узган ат чабышларының призерлары. Әлегә исемсез колын да әти-әнисенә охшаган, нәни генә булса да җитез, әнисеннән бер дә калышмаска тырыша. Дөньяны таный гына башлагангамы, бик кызыксынучан.

Тик әлегә исеме генә юк. Аны сез, безнең сайтны укучылар таба аласыз. Моның өчен конкурс героена туры килерлек исем табып, үзегез турында кыскача мәгълүматны, контакт телефоныгызны язып bayrakbua@mail.ru электрон адресы буенча почтага салыгыз. “Конкурска” дип тә языгыз. Тайга исемнәрне 15 майга көндезге 12гә кадәр кабул итәбез. Аннан сез тәкъдим иткән барлык исемнәрне ипподром хезмәткәрләре карап чыга, алар иң ошаган 5 исемне сайлый. Шул 5 исемне тавыш бирүгә куябыз. Иң күп “лайк” җыйган исем тайныкы булачак. Аның авторы редакция журналистлары белән бергә ипподромга барачак һәм андагы хезмәткәрләр күзәтүе астында атта йөри алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев