Байрак
  • Рус Тат
  • Ике айда түләп бетерергә: Адав-Толымбайда йортлары янган Гайнулловларга шундый шарт куйганнар

    Узган җәй төнлә янгын чыгып урамда калган күп балалы әлеге гаиләнең алга табан түләү шарты белән йортта яши башлаулары турында язган идек инде. Үзләре һәм буалылар тырышлыгы белән тиенләп җыеп, алар 350 мең сум торган әлеге йорт бәясенең 250 мең сумын түләделәр. Шушы көннәрдә алар алдына шундый шарт куелды: ике...

    Узган җәй төнлә янгын чыгып урамда калган күп балалы әлеге гаиләнең алга табан түләү шарты белән йортта яши башлаулары турында язган идек инде. Үзләре һәм буалылар тырышлыгы белән тиенләп җыеп, алар 350 мең сум торган әлеге йорт бәясенең 250 мең сумын түләделәр. Шушы көннәрдә алар алдына шундый шарт куелды: ике ай эчендә бурычны капларга. Белгәнегезчә, гаиләдә акча эшләүче йорт башлыгы Глеб Гайнуллов үзе генә. Хатыны Светлана, уртанчы кызлары Лена шикәр диабеты белән каты авырганга, аны калдырып эшкә чыга алмый. Кызчыкка даими тәрбия кирәк.

    -Кыска гына срокта 100 мең сум аз акча түгел шул. Әтиебез төн-көн эшли. Бик тырышсак та, авыррак шул, - ди Светлана кайчан гына шалтыратсак та ярдәм кулы сузучыларга күз яшьләре белән рәхмәт әйтә-әйтә.

    Хөрмәтле якташларыбыз, без тагын сездән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез. Кемнең хленнән күпме килә.

    Акча күчерү өчен "Саклык Банкы" карточкасы номеры: 4817 7601 0514 4673. Телефон номеры : 89518926742 (Гайнуллов Глеб Радикович).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: