Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Илфат бәете

Узган ел ноябрь ахырында Зур Фролово авылыннан ерак түгел автомобильдә әйләнеп капланып, дәваханәдә үлгән Илфат Хәбибуллинга багышлап, якыннары бәет чыгартканнар. Аларның рөхсәте белән әлеге бәетне сайт укучыларга да тәкъдим итәбез. (Казандагы Дилэ апасының соравы буенча язылды). Бисмилланы әйтми генэ, Башлап булмый бэетне. Беркемгэ дэ үпкәләмим, Бәлки үзем гаепле? Иртән-иртүк хәл...

Узган ел ноябрь ахырында Зур Фролово авылыннан ерак түгел автомобильдә әйләнеп капланып, дәваханәдә үлгән Илфат Хәбибуллинга багышлап, якыннары бәет чыгартканнар. Аларның рөхсәте белән әлеге бәетне сайт укучыларга да тәкъдим итәбез.

(Казандагы Дилэ апасының соравы буенча язылды).

Бисмилланы әйтми генэ,
Башлап булмый бэетне.
Беркемгэ дэ үпкәләмим,
Бәлки үзем гаепле?

Иртән-иртүк хәл белергә,
Кайттым әнкәй янына.
Тимер атым тыңламады,
Казан-Ульян юлында.

Әнкәемнең күңелләре,
Сизенгәндер, курәсең.
Кочаклады,китмә, диде,
Балам иртән китәрсен.

Тәкьдиргә шулай язылган,
Ашкынган инде йөрәк.
Әнкэйләрнең йөрәк сизә,
Аларны тыңлау кирәк.

Алтмыш тугыз метр юлдан,
Туп шикелле әйләндем.
Бик нык башым кысылса да,
Әле анда үлмәдем.

Биш көн яттым больницада,
Килеп алдым аңыма.
Шул вакытта әйтә алдым,
Берничә сүз хатынга.

Барлык якын туганнарым,
Кергәннәр хәлне белеп.
Мин берсен дэ хәтерләмим,
Алар калдылар күреп.

42 ЯШЬ -минем күзләр,
Мәңгелеккә йомылды.
Җансыз гәүдәмне күрүгэ,
Гөлгенәм дэ егылды.

Сабыр бул син җаныкаем,
Юк бит башка чарабыз.
Мәхәббәттән туган җимеш.
Бар бит безнең балабыз.

Ятим калдын бит, улкаем,
Газиз балам, Илнурым,
Әтием дип өзгәләнеп,
Елыйсыңдыр күз нурым.

Әниеңэ терәк бул син,
Тыңла аның һәр сузен.
Өзгәләнеп еламасын,
Юат улым, син үзен.

Сонгы тапкыр булган икэн,
Әнкэй сине күрүем.
Үкенечле булды кинәт,
Минем яшьли үлүем.

Җиде бала бик дус булып,
Үстек җылы ояда.
Төпчек энебез китте дип,
Бар туганнар кайгыда.

Олы яшькә житеп әткәй,
Китте безнен арадан.
Иң аз гомер миндә булган,
Шушы җиде баладан.

Минем вафатыма хәтле,
Ләйсән сенелем төш күргэн.
Кулларына балта тотып ,
Әткәй ишектән кергән.

Нигә өйгэ кергәнлеге,
Билгеле инде хәзер.
Сиздергәндер туганнарга,
Торыгыз, диеп эзер.

Ике абый, дүрт апаем,
Без бик тэ дус яшәдек.
Бер-беребезнең тормышыннан,
Һичкайчан көнлэшмәдек.

Барыгызга да бик авыр,
Инде сабыр булыгыз.
Елап бер ни эшләп булмый,
Мина дога кылыгыз..

Хатынымның туганнарын,
Бик яратып үз иттем.
Әллә ялгыш, әллә язмыш,
Вакытсыз ташлап киттем.

Әбием дә бик елыйдыр,
Аны ярата идем.
Кайткан саен ит-бәлештэн,
Сыйланып кына йөрдем.

Апайларым,абыйларым,
Баҗайлар гел дус булдык.
Төп нигезгэ жыелышып,
Төрле планнар кордык.

Мине озатырга кайтты,
Туганнарым Себердән.
Чәчәк кебек гомерләрем,
Өзелде бит бүгеннән.

Чаллыдагы баҗаемның,
Буласы иде юбилей.
Мина гына җыелышып ,
Ясадык без соңгы туй.

Хезмәттәшләр вахта белән,
Йөрдек төрле җирләргә.
Саубуллашырга дип кайттым,
Туып-үскэн өйлэргэ.

Озатырга килгэн кеше,
Сыешмады урамга.
Әй, Ходаем сабырлык бир,
Минем һәрбер туганга.

Каенлыгым сиңа кайттым,
Синдә йоклармын тыныч.
Яшьли өзелгән гомерлэр,
Бигрәкләр дә аяныч.

Бергә эшләгән дусларым,
Чардуганны куйдылар.
Чыршы тактага ИЛФАТ дип,
Исемемне уйдылар.

Дамирә Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев