Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Җиләк өлгерде!

Беренче җәйге табигать нигъмәте - бакча җиләге өлгерде. Кичә базарда аны килограммын 160-180 сумнан саттылар. Әле кояшка каршы тау битләрендә, ачык урыннарда гына кызарып килүче җир җиләген җыеп сатучылар да бар иде. Анысына инде 150 сумны килограммына түгел, ә ярты литрлы савыты өчен сорыйлар. Белгечләр читтән кайтарылган түгел, ә үзебезнең...

 

Беренче җәйге табигать нигъмәте - бакча җиләге өлгерде. Кичә базарда аны килограммын 160-180 сумнан саттылар. Әле кояшка каршы тау битләрендә, ачык урыннарда гына кызарып килүче җир җиләген җыеп сатучылар да бар иде. Анысына инде 150 сумны килограммына түгел, ә ярты литрлы савыты өчен сорыйлар.

Белгечләр читтән кайтарылган түгел, ә үзебезнең җирлектә үскән бу җимешләрнене сезонында мөмкин кадәр күбрәк ашап калырга киңәш итәләр. Чөнки организм өчен файдалы матдәләргә бай алар. Викториянең составында җиләк-җимеш шикәрләре, В төркеме, С витаминнары, каротин, фолий кислотасы, клетчатка, каротин, пектиннар, органик кислоталар, шулай ук тимер, йод, калий, фосфор, кальций кебек химик элементлар бар. Ул артериаль кан басымын киметергә, организмны яшәртергә, баш мие эшчәнлеген, хәтерне яхшыртырга, йөрәк мускулларын ныгытырга, нерв системасы эшчәнлеген җайга салырга, кандагы шикәр, холестерин күләмен киметергә сәләтле. Гастрит, ашказаны җәрәхәте белән интегүчеләргә аны ашарга ярамый, аллергияле кешеләргә дә сак булырга кирәк. Бу җир җиләгенә дә кагыла. Аның файдалы сыйфатлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт - аппетитны арттыра, сусауны баса, ашкайнатуны яхшырта, азканлылык булганда файда бирә. Чәчәкләре, җимешләре, яфраклары төнәтмәләрен төрле авырулардан дәвалану өчен файдаланалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Беренче җәйге табигать нигъмәте – бакча җиләге өлгерде.