Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Илнур Гайнутдинов Тәтештән килеп Буа районында каркаслы ферма төзи (фоторепортаж)

Күптән түгел районда берничә фермер Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша грант оттылар. Аларга дәүләт ярдәмен “Кыр көнендә” министр Марат Әхмәтов тапшырды. Араларында Илнур Гайнетдинов та бар. Ул Тәтеш шәһәрендә яши, әти-әнисе Зур Кырлаңгыдан.

-Балачагым биредә узды. Әтиләр шушы авылда озаккарак монда калдырсалар ярар, иде дип кача идем. Барыбер шушы авылга кайтырга насыйп итте ул. Ә фермерлык эшен башларга бәхетсезлек этәрде. Авариягә очрап бер аягын югалткач, аңа эш табарга авыр була. Шуннан әкрен генә күңел юанычы итеп терлек асрый башлый. Хәзер аның сыерлары, бозаулары, атлары, сарыклары, умарта оялары бар.

Авыл башында тимер каркастан җыеп (диварлары бетон блок, түбәсе яссы шифер) 30 башка исәпләнгән ферма төзи. Киләчәктә эшкәртү цехы да ачарга исәп тота.

Бу хакта тулырак “Байрак” газетасының җомга саныннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев