Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Илсур Мортаза юбилеена бүләкләр Ләйсән Мәхмүтовадан – бегемот

Якташыбыз, режисеер һәм юмор остасы Илсур Мортаза 16 февральдә 50 яшьлеген билгеләп үтте. Тамаша Кәрим Тинчурин театрында узды. Аны котларга дусты Айдар Тимербаев, Ләйсән Мәхмүтова, Илназ Баһ, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Зөфәр Билалов һәм Зәйнәб Фәхретдинова, балдызы җырчы Гүзәлия һәм башкалар килгән иде. 16 февраль Кәрим Тинчурин театрында режиссер һәм...

Якташыбыз, режисеер һәм юмор остасы Илсур Мортаза 16 февральдә 50 яшьлеген билгеләп үтте. Тамаша Кәрим Тинчурин театрында узды. Аны котларга дусты Айдар Тимербаев, Ләйсән Мәхмүтова, Илназ Баһ, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Зөфәр Билалов һәм Зәйнәб Фәхретдинова, балдызы җырчы Гүзәлия һәм башкалар килгән иде.

16 февраль Кәрим Тинчурин театрында режиссер һәм юморист Илсур Мортазаның 50 яшьлек юбилее үтте. 50 яшь - ул тормышка һәм әлеге очракта иҗатка нәтиҗә ясый торган мизгелдер. Илсур абыйның нәтиҗәләренең икесе дә бары тик уңай сыйфатларга ия.Янәшәсендә сөекле тормыш иптәше Мәүлидә ханым, улы Роберт, оныгы Оливия, янында тугры дуслары бар. Иҗат юлына килгәндә, дистәләгән еллар ул сәхнә күркендә. Моңа дәлил булып Тинчурин театры залының тулы булуы. Шуны әйтеп китәргә кирәк: туган көне - 10 февраль икән. Залда икенче рәтнең унынчы урынында утыручы тамашачыга бәхет елмайды - юбиляр бүләкләр алырга гына түгел, аларны бүләк итәргә дә ярата икән. Моның белән генә бүләкләр тукталмады. Мәсәлән, үз тормышында беренче тапкыр кемгә хат язуы соравына дөрес җавап биргән тамашачыга юбиляр 500 сум бирде.

Бәйрәм башланганда, Илсур Мортаза залда утыра иде. Әлеге күренеш аның халыкчан артист булуын аңлатадыр. Чара дәвамында юбиляр гел тамашачы белән тыгыз элемтәдә булды. Шулай ук тамашачылар арасында "Ярдәм" реабилитация центрыннан да килүчеләр бар иде. Аларның күбесе күрми, тик аңа карамастан алар тыңлап булса да күңел ачтылар.

Мин бүген җырлыйм сезгә, сөйлим сезләргә, дигән сүзләр белән концертны юбиляр үзе ачып җибәрде. Аны котларга килгән дуслары арасында популяр җырчылар бар иде. Мәсәлән, күршеләр булып сигез ел яшәгән дусты Айдар Тимербаев килде. Җырчыдан җырдан башка бүләк өмет итәсе юктыр, тик Айдар әфәнденең бүләге «фальшивый» иде. Авторлар иҗат кына итсеннәр инде алар. Җырчылар күп, ә менәмәгънәле җырларның саны кимегәннән-кими бара. Ләйсән Мәхмүтованың бүләге исә юбилярның хәтерендә мәңге калыр. "Синең кебек үк матур", - дип башлаган иде сүзен кунак, Илсур абый: "Бегемот", - дип тәмамлады. Чынан да, Ләйсәннең кулында бегемот иде. Ә җырына килгәндә, алай әллә ни истә калмас, чөнки җырларның язмасын хәзер һәр беребез дә Интернеттан тыңлай ала. Илназ Баһның, котлаганда, әйтә торган сүзе бар: "Дөньяда ике кеше генә әйбәт: берсе - мин, икенчесе - сине". Яхшы кеше буласыгыз килсә, Илназны кунакка чакырыгыз.

Мәскәү кунагы Гүзәлия Илсур Мортазаның төпчек балдызы икәне күпләр өчен яңа мәгълүмат булды! Кичәнең алып баручысы Рөстәм Гайзуллин юбилярны төрттереп тә куйды хәтта: "Мондый балдызлар булганда, тормыш түгәрәктер инде, ә?!".

Матбугат.ру хәбәрчесе сүзләренә караганда, җырчылар арасында Рафаэль - Динә Латыйповлар, Зәйнәб - Зөфәр бар иде.

Илсур абый фикеренчә, әгәр дә сине яратуларын телисең икән, башта үзең ярат. Чыннан да, моның белән килешмичә булмый. Мортазиннар гаиләсе бердәм, аларның карашларында сөю уты. Мәүлидә ханымның кичәдә бераз гына борчылып торуы, уллары Робертның әтисе белән горурлануы моңа дәлил. Иң мөһима: саф татарча аралашулары хөрмәткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев