Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Илсөя Бәдретдинова: «Ул сүзне ишетүгә үк сүгенәсем килә»

Моңа тиклем, гастрольләргә көзен чыгып китеп, язга кадәр 180 концерт куя идек.Быел, билгеле сәбәпләр аркасында, соң чыгылды, әмма 3 ай эчендә планда булган 80 концертны куеп кайттык. Күп районнарга барып җитә алмадык, шуңа күрә, августта Башкортстан буйлап йөрисебез бар. Төркемемдә "тере" музыкантлар, алар белән алдан сөйләшелгән концерт санын тутырырга тиешбез....

Моңа тиклем, гастрольләргә көзен чыгып китеп, язга кадәр 180 концерт куя идек.Быел, билгеле сәбәпләр аркасында, соң чыгылды, әмма 3 ай эчендә планда булган 80 концертны куеп кайттык.

Күп районнарга барып җитә алмадык, шуңа күрә, августта Башкортстан буйлап йөрисебез бар. Төркемемдә "тере" музыкантлар, алар белән алдан сөйләшелгән концерт санын тутырырга тиешбез. Алар студент кына түгел, уен коралында уйный белмәгән, сан өчен генә сәхнәгә бастырылган кешеләр түгел. Һәр талантның үз гаиләсе бар һәм ул гаиләсен ашатырга тиеш. Кайбер районнарда, керемнән үземә өлеш чыкмый да кала. Иң мөһиме - музыкантларым эшсез утырмасын.

Эшләр хәзер күпкә җиңеләйде. Моа кадәр дәрәҗәле урында эшләгән танышымны төркемгә директор булып килүен сорадым. Ризалашты. Хәзер Гүзәл гел безнең белән һәм оештыру мәшәкатьләре тулысынча аның өстенә йөкләтелде. Аңа ышанам. Ышану булмаса, бу эшне башлап торудан бер файда да юк.

Гастрольләр арыта дип әйтмәс идем. Куңелеңне, мәхәббәтеңне биреп эшләгәнгәме, ял итеп йөргән генә кебек. Əле күптән түгел фатирымда ремонт ясадым. Менә анысы ничек арытканын белсәгез?! "Ремонт" сүзен ишетүгә үк сүгенәсе килә башлый. Гастрольдән кайтып, йокларга гына ятасың, иртән иртүк осталар килеп җитә. Əмма, ни дисәң дә, уты-ялкыны белән, үтте дә китте.

Улым быел җиденчы сыйныфны тәмамлый. Бик мөстәкыйль бала. Аның белән беркайчан да өй эше эшләп утырган булмады. Шуңа карамастан, гел "5"кә укый. Аның белән горурланам!

Азалия ИСМƏГЫЙЛЕВА

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев