Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Илсөяр Садыйкова “Дом-2”дән кайтты

"Буа дулкыннары" телерадиокомпаниясе журналисты Илсөяр Садыйкова бүген иртә белән Мәскәүдән, "Дом-2" телепроектының шимбә шоусыннан кайтып төште. Әлеге тапшыруны караучы буалыларның наказлары үтәлгән - Илсөяр өч сәгатьлек шоу вакытында проектта катнашучы Евгений Кузинның ни өчен әледән-әле проектка кире кайтуы, периметрлар артында ни өчен шәхси тормышын төзи алмавы, проектта иң олысы Ольга...


"Буа дулкыннары" телерадиокомпаниясе журналисты Илсөяр Садыйкова бүген иртә белән Мәскәүдән, "Дом-2" телепроектының шимбә шоусыннан кайтып төште. Әлеге тапшыруны караучы буалыларның наказлары үтәлгән - Илсөяр өч сәгатьлек шоу вакытында проектта катнашучы Евгений Кузинның ни өчен әледән-әле проектка кире кайтуы, периметрлар артында ни өчен шәхси тормышын төзи алмавы, проектта иң олысы Ольга Васильевнаның алга таба планнары турында, Андрей Черкасов белән Виктория Романец мөнәсәбәтләренә кагылышлы сорауларыгызга җаваплар алган. Аларны һәм журналистның тәэсирләре хакында "Байрак" район газетасының 26 июнь санында Илсөяр Садыйкова белән әңгәмәдә укырсыз.
Буалы тележурналист, проектның элеккеге катнашучылар һәм актив фанатлары катнашкан тапшыруда "Кузин һәм "Кызыл кабриолет", Ольга Рапунцель һәм Илья Яппаровның мөнәсәбәтләре", "Камилланың үз-үзен тотышы" темалары тикшерелгән.
Тапшыруны ТНТ каналында атна ахырында карый аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Буа дулкыннары” телерадиокомпаниясе журналисты Илсөяр Садыйкова бүген иртә белән Мәскәүдән, “Дом2”...