Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Йөздән күбрәк онык-оныкчыклы бабай

Аксу авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Котдус Мөлеков үзеннән соң шундый ишле нәсел калдыра

Бабай 99нчы яше белән барса да, җиңел хәрәкәтле, җор телле, яхшы зиһенле.

  Котдус Мөлеков Бөек Ватан сугышына 1944 елны алына. 16 яше тулуга кулына повестка китереп бирәләр. 7 айлык чагыннан әнисез калган егет, ут эченә барып кергәндә шактый чыныгырга өлгерә. Үги әни кулындагы кырыс тәрбия, ачлы-туклы тормыш, авыр хезмәт күп нәрсәгә өйрәтә.   

   Үпкәләми ул, кадер дигәне эләкмәвен дә шулай кирәк булгандыр, ди. Кайнап торган сугышта катнашуына да горурлана.

  – Нәселемдә сугыштан, хәрби хезмәттән качып калган ир-атлар юк. Безнең дер калтырап туңган тәндә чыкмаган җан гына бар иде. Күпме гомерләр өзелде. Үлгән иптәшләрне чишендереп киенүләр дисеңме. Икенче фронтта безне англиялеләр киемле, ризыклы итте. Кием дигәне дә инде, киченнән төргәкләп өләштеләр, киендек, караңгыда күрмәгәнбез, иртән күзем төшсә, итәге тулы кан, юмаганнар да. Англия дә энә-җептән киемле итмәде, үзеннән артыгын, ташларга дигәнен генә җибәрде. Ә безгә шул да бик ярады, җиңү хакына авырлыкның адәм күтәрмәстәйләренә дә түздек без, – ди Котдус ага.

  Сугыш хатирәләре күңелендә бүген дә аяз, ник берәрсе онытылсын. Үтелгән юллар, адымлап җиңүгә омтылулар, сугышчан дуслар.

   Котдус ага, сугыштан соң әтисе һөнәрен үз итә. Тегү тегә. Хәтта сугышта да аны шул сәләте ипи ашата әле. Җиңүне Литвада каршылый. Кайткач, Нурания исемле кызга өйләнә. Бер-бер артлы 8 баласы туа. Бүгенге көндә барысының да үз тормышы. Ветеран улы Газиз, килене Гөлнара тәрбиясендә яши. Шөкер, көн дә биш вакыт намазын соңга калмыйча үти, ди өйдәгеләр.

   – Әти яшәргә өметен җуймыйча яши. “Яшибез әле!” – дип киченнән саубуллашып йокларга ята, иртән безне күрүгә, тагын шул сүзе белән сәлам бирә. Үз егәрендә әле, без тыймасак, чыгып, терлекләр янында ук кайнашасы килә. Алай да алар янына болай да көн дә бер чыгып керә инде. Бакчалар яменә сокланып йөри, - ди төп йорттагы килене.

   Аның сүзләренә караганда, Котдус ага йөздән дә артып киткән оныконыкчыкларының һәрберсенең исемнәрен белә, кияү-киленнәрнекенә ка-дәр! Берсе кайтса, калганнарының хәлен шуннан сораша, ник берәрсенең исемендә буталсын да, ник берәрсен төшереп калдырсын! Һәр оныгына кунакка бара, нәселдә яңа туган сабыйларга исемне дә ул куша икән. Җиңүнең 80 еллык юбилеена әзерләнә, зур нәселдә барысы да кадерле бабаларын котлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев