Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Җирле шагыйрә Гөлнур Айзетуллова Дмитровград җырчысына багышлап шигырь язган

Гөлнур апаның чираттагы шигырен укырга тәкъдим итәбез:

Сүнде йолдыз
Сәхнә –серле,сәхнә -фаҗигале,
Мин ышандым ничә мәртәбә.
Гомерләрен аңа багышлаган
Чын артистлар үлә сәхнәдә!
Мироновны кара,Соломинны,
Глузский,Тальков,Барыкин!
Бик күп алар:барлый,саный китсәң,
Сәхнә чиратында тагын кем?
Тукай үлемен уйнап Дамир китте,
Рәхимкулов ,инде Фәния!
“Сүнмәс йолдызлар”ның чын йолдызы
Кинәт сүнде,язмыш,я нигә?!
“Карлыгач”лы иде бит ул әле,
Күпме бала көтәр остазын.
Соңгы тапкыр сәхнә алкышлады
Фәниянең моңлы ,тын сазын.
Җыр-ул шундый галиҗанәп нәрсә:
Ул исемең күккә күтәрә.
Аннан кинәт мәңгелеккә ата-
Сагыш утын ташлап күпләргә.
Моңга гашыйк балаларга – кояш,
Бөтен җиһан иде Фәния!
Сембер карлыгачы канаткаен
Ник көйдердең,язмыш,я нигә?!
Үз моңнарын ихлас яратканнар
Чынлап җырлый ,өзеп йөрәктән.
“Елама”дип җырлап моңсулатты,
Елатты да җырчы кинәттән.
Сәхнә түрләрендә җыр сузды да
Туктап калды җырчы сандугач.
Тик исемен телләр тибрәтерләр
Сагынып аны һәр көн таң тугач.
Тыныч йокла,Сандугач! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сүнде йолдыз Сәхнә –серле,сәхнә -фаҗигале, Мин ышандым ничә мәртәбә. Гомерләрен аңа багышлаган Чын артистлар үлә сәхнәдә! Мироновны кара,Соломинны, Глузский,Тальков,Барыкин! Бик күп алар:барлый,саный китсәң, Сәхнә чиратында тагын кем? Тукай үлемен уйнап Дамир китте, Рәхимкулов ,инде Фәния! “Сүнмәс йолдызлар”ның чын йолдызы Кинәт сүнде,язмыш,я нигә?! “Карлыгач”лы иде бит ул әле, Күпме бала көтәр остазын. Соңгы тапкыр сәхнә алкышлады Фәниянең моңлы ,тын сазын. Җыр-ул шундый галиҗанәп нәрсә: Ул исемең күккә күтәрә. Аннан кинәт мәңгелеккә ата- Сагыш утын ташлап күпләргә. Моңга гашыйк балаларга – кояш, Бөтен җиһан иде Фәния! Сембер карлыгачы канаткаен Ник көйдердең,язмыш,я нигә?! Үз моңнарын ихлас яратканнар Чынлап җырлый ,өзеп йөрәктән. “Елама”дип җырлап моңсулатты, Елатты да җырчы кинәттән. Сәхнә түрләрендә җыр сузды да Туктап калды җырчы сандугач. Тик исемен телләр тибрәтерләр Сагынып аны һәр көн таң тугач. Тыныч йокла,Сандугач! #Гөлнур_Айзат#Буа#татар_телен_яратам#шагыйрә

Публикация от айзетуллова (@aizetullova9914)

2
X