Байрак
  • Рус Тат
  • Иртәгә Казанга Укытучылар бәйрәменә Буадан кемнәр барачак?

    "Корстон" сәүдә үзәгендә Укытучылар көне уңаеннан узачак тантаналы чарада Буадан да бер төркем мәгариф хезмәткәрләре катнашачак. Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда алар арасында ветеран-педагог, озак еллар мәгариф идарәсендә баш белгеч вазифасын башкарган Мария Глинкина, милли белем бирү буенча методист, Рәмзия Ибраһимова, республиканың "50 иң яхшы мәктәбе" исемлегенә кергән Р....

    "Корстон" сәүдә үзәгендә Укытучылар көне уңаеннан узачак тантаналы чарада Буадан да бер төркем мәгариф хезмәткәрләре катнашачак. Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда алар арасында ветеран-педагог, озак еллар мәгариф идарәсендә баш белгеч вазифасын башкарган Мария Глинкина, милли белем бирү буенча методист, Рәмзия Ибраһимова, республиканың "50 иң яхшы мәктәбе" исемлегенә кергән Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп директоры Светлана Победимская, М. Вахитов исемендәге гимназия директоры Ленар Зиннәтуллин, шул ук уку йортыныннан республика күләмендә олимпиадаларда җиңүчеләр тәрбияләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузинә Низамиева да бар.

    фото: pobedpix.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: