Иске Мәртле белән Әлши арасында “ВАЗ-2114” әйләнеп капланды. Йөртүчесе качты
Иске Мәртле белән Әлши арасында "ВАЗ-2114" әйләнеп капланды. Йөртүчесе качты Шимбә көнне кич, 23 сәгать 30 минутта руль артында билгесез йөртүче булган Ульяновск номерлары белән "ВАЗ-2114" автомобиле дамба астына төшеп каплана. ДТП нәтиҗәсендә хатын-кыз пассажирның баш мие селкенә, бите, ирене ярыла, икенче пассажир ир-атның да казналык сөяге сына, шулай ук...
Иске Мәртле белән Әлши арасында "ВАЗ-2114" әйләнеп капланды. Йөртүчесе качты
Шимбә көнне кич, 23 сәгать 30 минутта руль артында билгесез йөртүче булган Ульяновск номерлары белән "ВАЗ-2114" автомобиле дамба астына төшеп каплана. ДТП нәтиҗәсендә хатын-кыз пассажирның баш мие селкенә, бите, ирене ярыла, икенче пассажир ир-атның да казналык сөяге сына, шулай ук бите киселә. Ә йөртүче бәла булган урыннан кача. Автомобилен дә алып китә. Хәзер эзләү эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев