Байрак
  • Рус Тат
  • Иске Мәртледән Матвеевлар мәш килә: унберенче уллары Артем тәпи китәргә җыена

    Район үзәгеннән шактый ерак, гомер-гомердән балалар бакчасы да булмаган авылда яшәп ята унбер уллы-кызлы Матвеевлар. Берничә урамлы Иске Мәртледә өйләрен эзләп барганда, күрерсез, анда кечкенә дәүләт кебек, капка төпләрендә һәрвакыт кеше була, дип юл өйрәтеп җибәрделәр авылдашлары. Чынлап та, Антон берничә ел элек муниципаль район башлыгы бүләк иткән "УАЗ" астында,...


    Район үзәгеннән шактый ерак, гомер-гомердән балалар бакчасы да булмаган авылда яшәп ята унбер уллы-кызлы Матвеевлар. Берничә урамлы Иске Мәртледә өйләрен эзләп барганда, күрерсез, анда кечкенә дәүләт кебек, капка төпләрендә һәрвакыт кеше була, дип юл өйрәтеп җибәрделәр авылдашлары.
    Чынлап та, Антон берничә ел элек муниципаль район башлыгы бүләк иткән "УАЗ" астында, тимер-томырларын сүтеп аткан, ясый, вуз студенты Ваня ат җитәкләп фермадан кайтып килде, әтисе урынына эшкә барган. Хуҗа Александр үзе чалгы тотып кайтып килә, малларга печән хәстәрләгән. Ә өйдә алты-җиде бала әниләре Елена итәгендәге Артем янында мәш килә. Унбер айлык "егет" үз кадерен үзе белә. Әле тотынып кына атласа да, урамга чыгарга сорап капризлана - абыйлары, апалары күп ич, күтәреп йөртерләр әле!
    Ай-һай, бу балаларның һәрберсенең Артем кебек чагы булган бит. Көйләрен көйләп, җыештырып, ашатып, тәрбияләп, дигәндәй, Елена белән Александр ничә еллар ял күрмәгән инде хәзер?! Бу заманда өч балалы гаилә дә зур ит-тереп күп балалы саналганда, унбер уллы-кызлы Матвеевларга һәркемне кызыксындырган сорауны бирдем:
    - Шулхәтле ишле гаиләле булырга ничек курыкмыйча ният кылдыгыз? - дим.
    -Ходай биргән һәр балага гомер бүләк иттек. Зур гаи-ләдә алар бер-берсен карашып үстерә, - дип җиңел генә әйтеп куйды ир белән хатын.
    Юк инде, алай гади түгел барысы да. Әни кеше неч-кә психолог - кемне ничек тыңлату җаен яхшы белә. Әнә, Диманы ягымлы сүз белән генә "алып" була, кычкырсаң, тыңлаямачак. Антон да аңа ошаган. Катя белән Танюша җитди кешеләр инде хәзер - үз гаиләләре. Күрше урамда гы-на яшәүче олы кызның ике, икенчесенең бер баласы. Бергә җыелгач хәзер Матвеевлар унсигезәү булалар.
    Ә эшкә килгәндә, әти-әниләре дөрес әйтә, бу йортта утырып торучы юк. Үз йортлары белән торгач ишегалды тулы терлек. Анда күбрәк егетләр эшли. Ә кызлар - өйдә. Колледж студенты, булачак менеджер Любаша ипи дә пеше-рә белә, калган ашлары да бер дигән килеп чыга. Мин килгәндә дә кыз кухняда тәмле исләр чыгара иде. Әле мәктәпкә дә бармаган Анечка да савыт-са-ба юа, тузаннар сөртә, идәннәрне себерә икән инде. Аняның балалар бакчасына барасы килә, ә Иске Мәртледә "садик" беркайчан да булмаган. Сентябрьдән кыз Яскүлгә, күр-ше авылга мәктәп автобусына утырып укырга йөрү-че туганнарына ияреп балалар бакчасына барырга җыена - хәрефләр танырга, санарга өйрәнергә.
    Матвеевлардан киткәндә шундый уйлар белән кузгалдым: шушы көннәрдә генә бөтен Россия Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көнен билгеләп үтте, ерактан эзлисе түгел. Менә ул, күп балалар белән ныгытылган мөнәсәбәтләр, хисләр дә, тугрылык та, чын гаилә дә.
    Илсөяр
    МӨХӘММӘТҖАНОВА.
    Автор фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: