Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Иске Суыксу авылына янында автоледи атны бәрдереп үтерде

Бүген төнлә сәгать 2 сәгать 10 минутта Казан - Ульяновск трассасының Иске Суыксу авылына җитәргә 1,5 километр кала Ульяновск шәһәре ягыннан килүче "Тойота-Прадо" автомобиле юлда басып торучы җигелмәгән атны бәрдерә. Хайван алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлә, ә автомобильгә бик аз гына зыян килә. Бу хәлдән соң атның хуҗасын ачыклау...


Бүген төнлә сәгать 2 сәгать 10 минутта Казан - Ульяновск трассасының Иске Суыксу авылына җитәргә 1,5 километр кала Ульяновск шәһәре ягыннан килүче "Тойота-Прадо" автомобиле юлда басып торучы җигелмәгән атны бәрдерә. Хайван алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлә, ә автомобильгә бик аз гына зыян килә. Бу хәлдән соң атның хуҗасын ачыклау өчен Иске Суыксу авылы җирлеге башлыгы Рәзинә Заһидуллинаны чакырталар. Ул бахбайның бу авылдагы хуҗаларныкы түгел икәнлеген белдерә. Әлегә һәлак булган атның хуҗасын эзлиләр һәм хәлгә ачыклык кертәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген төнлә сәгать 2 сәгать 10 минутта Казан – Ульяновск трассасының Иске Суыксу авылына җитәргә 1,5...