Байрак
  • Рус Тат
  • Иске Суыксу авылында төлке, ябалаклар тавык, урдәкләр урлыйлар?

    Сайтның социаль төркемендә Иске Суыксу авылында яшәүчеләр "Урамнарга, бакчаларга көпә-көндез дә чыгарга куркыныч, төлкеләр, ябалаклар тавыкларга, кош-кортларга ташланалар. Аларга каршы бернинди дә чара юкмы," дип яздылар. "Байрак" газетасының быелның 27 сентябрь санында район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Тәлгать Юнысов үз хезмәткәрләренең, участоклар, хуҗалыклар ветеринария табибларының йорт хайваннарын, шул исәптән эт-мәчеләрне...

    Сайтның социаль төркемендә Иске Суыксу авылында яшәүчеләр "Урамнарга, бакчаларга көпә-көндез дә чыгарга куркыныч, төлкеләр, ябалаклар тавыкларга, кош-кортларга ташланалар. Аларга каршы бернинди дә чара юкмы," дип яздылар. "Байрак" газетасының быелның 27 сентябрь санында район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Тәлгать Юнысов үз хезмәткәрләренең, участоклар, хуҗалыклар ветеринария табибларының йорт хайваннарын, шул исәптән эт-мәчеләрне дә котыру чиренә каршы вакциналаштыру баруы, котыру чиренә каршы кыргый җәнлекләргә ораль вакциналаштыру өчен алдавычлар куелуы турында хәбәр иткән иде. Без аңа әлеге хәлне аңлатып, Иске Суыксу авыл җирлеге территорияседә әлеге эшнең ничек торуы белән кызыксындык. Әлеге җирлектә барлык йорт хайваннары да котыру чиренә каршы вакциналаштырылган. Әлеге территориядә кыргый җәнлекләргә ораль вакциналаштыру эше дә алып барылган. Куркырга урын юк. дип җавап бирде. Хайваннар дөньясын һәм аларның яшәү өлкәсе объектларын саклау, федералаль дәүләт күзәтчелек итү һәм файдалануны көйләү буенча районара бүлек начальнигы Михаил Филин халыкны йорт кош-кортларын кыргый кошлардан сак булырга чакыра. Чөнки алардан кош гриппы яисә башка йогышлы авырулар йоктыру куркынычы зур булуын кисәтә. Безнең территориядә кошларны аулау сезонда бары тик ала каргага гына ау рөхсәт ителә. Ябалакларның кайбер төрләре хәтта "Кызыл Китап"ка кертелгән.

    фото: xpats.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: