Иске Суыксу авылының Гагарин урамында халык акчасына юл салалар
Шушы көннәрдә "Дорсервис" җәмгыяте эшчеләре Иске Суыксу авылының Гагарин урамында 750 метр аралыкта ком-таш җәеп юл салалар. Авыл җирлеге башлыгы Рәзинә Заһидуллина сүзләренә караганда, бу эш авылда яшәүчеләрдән җыелган 1,186 миллион сум акчага башкарыла. Моннан ике ел элек әлеге урамда яшәүчеләр шушы аралыктагы юлны тигезләп ком түшәгәннәр иде инде. Хәзер...
Шушы көннәрдә "Дорсервис" җәмгыяте эшчеләре Иске Суыксу авылының Гагарин урамында 750 метр аралыкта ком-таш җәеп юл салалар. Авыл җирлеге башлыгы Рәзинә Заһидуллина сүзләренә караганда, бу эш авылда яшәүчеләрдән җыелган 1,186 миллион сум акчага башкарыла. Моннан ике ел элек әлеге урамда яшәүчеләр шушы аралыктагы юлны тигезләп ком түшәгәннәр иде инде. Хәзер икенче катка да ком өстәп, Мөкерле авылыннан китерелгән вак таш җәяләр. Ә өслеге Ульяновск шәһәреннән кайтартылган зәңгәрсу вак таштан булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев