Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Иске Суыксу Выселкасы авылы халкы проблемалары ничек чишелә?

Иске Суыксу Выселкасыннан бер төркем өлкәннәр газетабыз редакциясенә мөрәҗәгать иттеләр. Үзләре генә хәл итә алмастай проблемалары булуын әйтеп, авылга килүебезне үтенделәр. Җомга көнне, нәкъ алар җомга намазына җыелган вакытка турылап, район үзәгеннән шактый ерак урнашкан Выселкага юл алдык. Авылда кибет юк Ул көнне бар җиһанда көчле җил исте, бу-ран котырды....



Иске Суыксу Выселкасыннан бер төркем өлкәннәр газетабыз редакциясенә мөрәҗәгать иттеләр. Үзләре генә хәл итә алмастай проблемалары булуын әйтеп, авылга килүебезне үтенделәр. Җомга көнне, нәкъ алар җомга намазына җыелган вакытка турылап, район үзәгеннән шактый ерак урнашкан Выселкага юл алдык.

Авылда кибет юк

Ул көнне бар җиһанда көчле җил исте, бу-ран котырды. Иске Тинчәле авыл җирлегенә кергән бу Выселканы бетеп баручылар рәтендә дип уйлый идек. Ә килеп ке-рүгә үк кар "болыты" арасыннан аның шактый төзек, яңа йортлар да салынган, урта урамында асфальт юлы булган авыл икәнлеген абайладык. Алгарак китеп әйтәбез, кайчандыр 160лап хуҗалыгы булган Выселканың бүген 50дән күбрәгендә кеше яши.

Буш урамнардан үтеп, әллә каян күренеп торган мәчет каршына туктадык. Мондый шыксыз көнне кеше йөрмәве гаҗәп түгел. Намаз тәмамланганны көткән арада авыл тормышын урында күзәтә башладык. Мә-чет янында ук аяк эзе күренмәгән, ишегенә йозак эленгән, әмма тышкы яктан төзек һәм җыйнак кына кибет тора. Аның каршы ягындагы искерәк бина мөгаен клубтыр. Ул да булмады урамнан берәүнең безгә якынлашуын күрдек. Таныштык. 80гә якынлашып килүче Әминә апа Әхмәтшинаның тәмле ашлар пешереп, хаста авылдашы янына барышы икән. Бик тиз аралашып киттек. Аннан ничек яшәүләре турында сораштык.

- Безгә бүген кибет кирәк. Әнә, бинасы нинди әйбәт. Эшләргә кибетчесе дә бар, әмма аны никтер ачмыйлар. Атнасына ике тапкыр - дүшәмбе һәм җомга көн-нәрендә район кулланучылар җәмгыятенең автолавкалары килә килүен. Товарлары да бар. Әмма йөрергә ерак, бер баруда кирәк әйбернең бөтенесен алып кайтасы авыр. Машинаның кайчан килгәнен дә төгәл белеп булмый. Аннан карда, яңгырда урамда көтеп басып торырга кирәк. Һәрвакыт диярлек озын чиратлар хасил була. Авылыбызда күбебез өлкәннәр бит, - ди ул. Башкасыннан зарланмады Әминә апа. Кем әйтмешли, заманадан калышмыйлар: телевизорын да карыйлар, кәрәзле телефоннан да сөй-ләшәләр, матбугат басмаларын да алдыралар, уты-газы-суы кергән, дигәндәй. Авылда медпункт, башлангыч мәктәп бар. Анда дүрт бала белем ала. Аларны күрү дә насыйп булды. Өченче сыйныфта укучы игезәкләр Айгөл белән Айрат һәм Алинә мәктәптән кайтып киләләр иде. Алинәнең беренчедә укучы энесе Илназ салкын тию сәбәпле бүген укырга бармаган. Бер урамда яшәүче бу балалар барысыннан канәгать.

Агачлар чыбыкларга тия

Мәчеттә сүзне шуннан башладылар.

- Авылыбыз урамнарында җиде урында электр чыбыкларына тиеп торучы агачлар бар. Алар бүгенгедәй җил-давылда чыбыкларны өзәргә, хәтта газ торбалары өстенә сынып төшәргә мөмкин бит. Әйтергә дә куркыныч. Авыл җирлеге башлыгы Гөлия Шакирова бу гозеребезне фотолар белән дәлилләп, Буа электр челтәрләренә дә җиткерде. Аңа агачларны кисү 2016 ел планына кертелгән дип җавап биргәннәр. Ә бәла көтмәсә, - дип ярсып сөйләде моңа бигрәк тә борчылучы Әмирҗан абый Әхмәтшин. Безне дә нәкъ шуның өчен килүебезне үтенгән иде ул. Гөлия Шакирова үзе әйтүенчә, авыл Советының моңа көче җитми.

Абыйлар да кибет мәсьәләсен кузгаттылар.

- Яңа пешкән ипи дә ашый алмыйбыз бит. Өйдә салырга, күрше авылга барырга яшь чак түгел. Барыбызның да тәмле ашыйсы килә. Шунысын ышандырып әйтә алабыз - бездә халык сатып алырга сәләтле, - диләр алар. Выселкалылар тагын коммуналь хезмәтләр өчен түләү вакыты җиткәч аптырыйлар. Хат ташучыга килер урын юк. Почта бүлекчәсе бире-дә түгел, клуб та ябылган. Күп очракта урамдагы берәр йортка җыелалар. Иске Тинчәледән килеп эшләүче Фәния Хөс-нетдиновага йорттан-йортка йөрергә дә туры килә. Аның хезмәтеннән канәгать выселкалылар. Газета-журналларны да, пенсияне дә вакытында китерә.

Проблемалар тагын да бар. Авылда эш юк. Гөрләп эшләп торган дуңгыз фермасын, бик яхшы җиһазланган, ягып җылытылган, бай техникалы машина-трактор паркын бетергәннән соң, яшьләр эшне читтән эзләргә мәҗбүр булган. Мәскәүгә, Әстерханга, аннан ераккарак та баралар. Терлек-туар да асрыйлар. Әмма "Ак Барс Буа" агрофирмасының 4 номерлы филиалы пай җирләре өчен терлек азыгын аз бирүдән зарланалар.

- Бер пай җиренә 1 төргәк печән, 1 центнер да 40 килограмм бодай алдык. Ә фермерлар халыкны үпкәләтмиләр. 12-14 центнер иген алучылар булды, - ди-ләр. Менә шундый "йөк" белән кайтыр юлга кузгалдык. Авылдан киткәнче, Әмир-җан абый белән бергәләп агачлар куркыныч тудыручы урыннарны карап, фотога төшереп чыктык.

Камил Латыйпов, "Буа газы" эксплуатация-җитештерү идарәсе начальнигы:

- Безнең оешма төп хезмәт күрсәтү бе-лән бергә, газ үткәргечләрне саклау зоналарын куаклардан, коры үләннәрдән һәм чит предметлардан чистарту эшләрен башкара. Җир участогы территория-сендә үскән агачлар өчен аның хуҗасы, ә авыл һәм шәһәр җирлекләре территориясендә үскәннәре өчен Федераль Закон нигезендә, аннан файдаланучы җа-вап бирә.

Виктор Быченков, электр челтәр-ләренең Буа районы начальнигы:

- Электр тапшыргыч линияләренең саклау зонасындагы агачларны һәм ботакларны даими кисеп торабыз. Бу эш эксплуатацияләү эшләре планы буенча башкарыла.

- Ленар Камалов, район кулланучылар җәмгыяте рәисе:

- Әлеге авылда кибет үз-үзен акламаганы өчен ябылды. Бу проблема бөтен кечкенә авылларга хас. Аны ачу планда юк. Иске Суыксы Выселкасына, гадәт-тәгечә, автолавкалар йөреп торачак.

Редакциядән: җитәкчеләрнең җавапларыннан аңлашылганча, нигездә батучыны коткару батучының үз эше булып кала бирә. Барыбер дә выселкалыларның гозерләре игътибарсыз калмас, чишелеше табылыр дип көтәбез. Берсе дә эшләнмәслек түгел бит.

Әлфия Шәрәфетдинова,

Наилә Хәсипҗанова.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Суыксу Выселкасыннан бер төркем өлкәннәр газетабыз редакциясенә мөрәҗәгать иттеләр.